Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шагыйрьне искә алу кичәсе

Иске Кармәт авыл Мәдәният йортында якташыбыз, күренекле журналист, язучы Роза Туфитулованың китабын презентацияләү булды. Аның татар телендәге «Кайсыгызның кулы җылы?» исемле китабы аксубайлылар өчен зур билгеләнешкә ия. Ул күренекле якташ-шагыйрь Хәсән Туфан язмышының барысына да билгеле булмаган фактлары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйли. Роза Туфитулованың иҗаты белән танышырга бәйрәмгә шигърият...

Иске Кармәт авыл Мәдәният йортында якташыбыз, күренекле журналист, язучы Роза Туфитулованың китабын презентацияләү булды.


Аның татар телендәге «Кайсыгызның кулы җылы?» исемле китабы аксубайлылар өчен зур билгеләнешкә ия. Ул күренекле якташ-шагыйрь Хәсән Туфан язмышының барысына да билгеле булмаган фактлары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйли.
Роза Туфитулованың иҗаты белән танышырга бәйрәмгә шигърият яратучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, районга күренекле татар шагыйрьләренең килүе бәйрәмгә үзенчәлек өстәде. Бу көнне җыелучылар алдында шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, «Мәгърифәт» газетасы редакторы Хөсәен Вәлиәхмәтов, «Идел» журналы редакторы Рөстәм Галиуллин, Миргалим Туфитулов һәм башка ТР мәдәният эшлеклеләре катнашты. Кичәне күренекле язучы Нәбирә Гиматдинова алып барды.
Кичә Хәсән Туфан шигырьләрен уку белән башланып китте, сәхнәгә тантана гаеплесе Роза Туфитулова чыкты. Катнашучыларны аның иҗаты белән якыннанрак таныштыру өчен Нәбирә Гиматдинова очрашуны интервью алымында алып барды. Язучы шагыйрь белән шәхси таныш була, аның тормышын чагылдырган әйберләрне бөртекләп туплый һәм үзенең яңа китабында ул шагыйрьнең хәтта әдәбиятчыларга да таныш булмаган тормыш вакыйгаларын яктырта.
Әдәби кичәгә килүчеләр китап, аның авторы һәм, әлбәттә инде, Хәсән Туфан турында мактау сүзләре әйттеләр. Әлеге чыгышлар арасында шагыйрьнең шигырьләре, аның турындагы сүзләр яңгырады. Җырчылар Алим Идиятуллин һәм Фәнис Низамов үз репертуарларыннан иң яхшы җырларны башкардылар.
Район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында районның күренекле кешеләргә, шул исәптән язучыларга, шагыйрьләргә бай булуын, аларның әдәби хезмәтләре кешеләр күңеленә бары тик яхшылык, мәрхәмәтлелек орлыклары гына салуын билгеләп үтте.
Без кече Ватаныбыз һәм аның кешеләре турында китап бастырып чыгаручы язучыларга, тарихчыларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер,-дип тәмамлады сүзен район башлыгы. -Безнең тарафтан туган төбәк, районның тарихи үткәнен яктыртучы китаплар чыгаручы җирле иҗат кешеләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелә.
Чара тәмамланганнан соң Камил Гилманов һәм кунаклар Хәсән Туфанның Музей-йортын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәсән Туфан Роза Туфитулова