Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сезон төгәлләнде

Яшьләр шахмат лигасының III нче сезоны төгәлләнде. "Яшьләр шахмат лигасы" (МШЛ) проекты Аксубай районында үткәрелгән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру таләпләренә һәм сәламәт тормыш рәвеше формированиеләренә җавап бирә. Әгәр беренче ике сезон район үзәгендәге бер мәктәп укучылары катнашында гына үткән булса, бу юлы районның дүрт мәктәбеннән дә шахматчылар катнашты. Положение нигезендә...

Яшьләр шахмат лигасының III нче сезоны төгәлләнде.


"Яшьләр шахмат лигасы" (МШЛ) проекты Аксубай районында үткәрелгән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру таләпләренә һәм сәламәт тормыш рәвеше формированиеләренә җавап бирә. Әгәр беренче ике сезон район үзәгендәге бер мәктәп укучылары катнашында гына үткән булса, бу юлы районның дүрт мәктәбеннән дә шахматчылар катнашты.

Положение нигезендә катнашучылар бер сезонда сигез турнирдан да ким уйнарга тиеш түгел иде һәм иң көчлеләр дә шул уеннар нәтиҗәсеннән чыгып сайлап алынды. Алга таба сайлап алынган иң яхшы уенчылар плей-оффта катнашачак.

МШЛны оештыручы Геннадий Горбунов, яшь шахматчыларның плей-оффка эләгеп, чемпион булырга яки үз рейтингларын күтәрү теләкләре кискен артты, шулай ук уен дәрәҗәсе дә югары була бара, дип билгеләп үтте. Мисалга, март аенда үткән турнирда МШЛ егетләре дә, абруйлы ярышларда призлы урыннарны яулаган ир-атлар да катнашты. МШЛ лидеры Сергей Новичков анда ук үзенең искитмәле уенчы булуын күрсәтте, ул әлеге турнирда беренче урынны алды һәм район чемпионы булган Савелий Купцовны да җиңде. Башка уенчыларның да нәтиҗәләре яхшы иде. Мисалга, Диләрә Латыйпова һәм Геннадий Горбатов тигез исәп белән уйнадылар.

Плей-офф нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр арасында беренче урынны алган Сергей Новичков, икенче урынны алган Никита Убейкин, өченче урынга чыккан Игорь Белов III нче сезон призерлары булдылар. Кызлар арасында Диләрә Латыйпова иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, икенче позициядә-Юлия Муртазина. Сезон азагында барлык катнашучыларга да -грамоталар, призерларга -акчалата призлар, ә җиңүчегә кубок тапшырылды.

-Хәзерге вакытта лига уеннарына Нурлат шәһәренең яшь шахматчыларын кертү мәсьәләсе хәл ителә,-дип белдерде Геннадий Горбунов киләчәк турнир турында кайгыртып. Киләсе сезон агымдагы елның сентябреннән старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев