Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сезне балалар көтә!

Район Мәдәният йорты инвалидлар ункөнлегендә күләмле чара үткәрергә планлаштыра. Җомга көнне сәгать 10 да район Мәдәният йорты физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны каршы ала, районда бары тик коляска ярдәмендә генә хәрәкәт иткән һәм онкологик авыру балалар саны йөз илледән артып китә. Бу балалар әти-әниләренең, якыннарының гына түгел, безнең ярдәмгә дә мохтаҗ....

Район Мәдәният йорты инвалидлар ункөнлегендә күләмле чара үткәрергә планлаштыра.


Җомга көнне сәгать 10 да район Мәдәният йорты физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны каршы ала, районда бары тик коляска ярдәмендә генә хәрәкәт иткән һәм онкологик авыру балалар саны йөз илледән артып китә. Бу балалар әти-әниләренең, якыннарының гына түгел, безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Район Мәдәният йорты нәкъ менә шуның өчен балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кулга-кул тотынып» бәйрәмен оештырып, аларга шатлык бүләк итәргә тели. Әлеге көнгә район Мәдәният йортында бәйрәмнән һәр бала уенчык белән китсен өчен уенчыклар җыю буенча «Изге күңел» акциясен игълан итә, шуңа бәйле акциядә үзенең йөрәк җылысын балалар белән уртаклашырга теләүче һәркем катнаша ала. Район Мәдәният йортында уенчыклар атна дәвамында кабул ителә. Акция үткәрелгән көнне Мәдәният йорты фойесында хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр өчен пыяла куб куелачак-районда адреслы финанс ярдәменә мохтаҗ физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев