Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сэлфи абруйны төшерергә мөмкин

Киләсе елдан мәктәп укучыларын информатика һәм ТИН дәресләрендә интернетта, атап әйткәндә, социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә башлыйлар. 2015 елның 1 сентябренә мәктәпләрдә белем бирү методикасы басылып чыгар дип көтелә. Беренче чиратта, әлеге методикада сүз социаль челтәрләрдә үзеңне ничек тоту турында барачак. Ә нәкъ менә - интернетта үзең һәм дусларың...

Киләсе елдан мәктәп укучыларын информатика һәм ТИН дәресләрендә интернетта, атап әйткәндә, социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә башлыйлар.

2015 елның 1 сентябренә мәктәпләрдә белем бирү методикасы басылып чыгар дип көтелә. Беренче чиратта, әлеге методикада сүз социаль челтәрләрдә үзеңне ничек тоту турында барачак. Ә нәкъ менә - интернетта үзең һәм дусларың турында нинди мәгълүмат урнаштыру мөмкин булуы турында, - дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. Дәресләргә интернет-компания вәкилләре килеп, куркынычсыз сайтлар һәм ресурслар турында сөйләячәкләр.
"Балаларга челтәр киңлекләренә үзләре турындагы мәгълүматлар һәм фотографияләр урнаштыру алга таба аларның абруен бозарга мөмкин булуы турында аңлатырга кирәк. Мисалга, алар олы тормыш юлына аяк басып, танылган кешеләр булалар һәм алдан сайланган һөнәргә дәгъва белдерелергә мөмкин," - дип саныйлар проектны оештыручылар. Мәктәп укучыларының интернетта үзләрен ничек тотуларын өйрәтүне үз эченә алган методиканы эшләү буенча проектны РФ Роскомнадзор һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы да куәтли.
Фото http://natalikoralska.blogspot.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев