Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлауларны каршылап

«Бердәм Россия» партиясенең Аксубай бүлекчәсе вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V чакырылышына сайлаулар буенча пикет үткәрде. Район мәдәният йорты каршында алар палатка урнаштырдылар һәм үтеп баручыларга мәгълүмати буклетлар, газеталар тараттылар, киләчәк сайлаулар турында сөйләделәр. Үтеп баручыларга киләчәк сайлаулар турында сөйләделәр. Халыкта аларга карата кызыксыну уянды, алар бердәмроссиялеләр белән сайлауга бару-...

«Бердәм Россия» партиясенең Аксубай бүлекчәсе вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V чакырылышына сайлаулар буенча пикет үткәрде.


Район мәдәният йорты каршында алар палатка урнаштырдылар һәм үтеп баручыларга мәгълүмати буклетлар, газеталар тараттылар, киләчәк сайлаулар турында сөйләделәр. Үтеп баручыларга киләчәк сайлаулар турында сөйләделәр. Халыкта аларга карата кызыксыну уянды, алар бердәмроссиялеләр белән сайлауга бару- бармау мәсьәләсендә бәхәсләшеп тә алдылар. Без дә халыкка шул сорауны бирдек.

- Әлбәттә, барачакмын, минем тавышым үземә генә түгел, Татарстан өчен дә әһәмиятле булырга мөмкин, - диде 76 яшьлек Анна Ивановна. -Элеккеге тормыш белән бүгенгесен чагыштырып булмый, ветераннарга өйләр салалар, юллар төзелә. Ә районыбыз ничек матурайды - менә ул реаль башкарылган эшләр, шулар өчен тавыш бирергә кирәк.

Үтеп баручы яшьләр палатка янына үзләре кызыксынып килде. Аларның берсе - Вадим сентябрь аенда беренче тапкыр сайлауга бара икән. Кайсы партия өчен тавыш бирәчәген ул инде белә.
-Бу турыда өйдә дә бәхәсләшәбез, егетләр белән спорт күнегүләреннән соң өйгә кайтканда да сөйләшәбез. Безнең өчен иң мөһиме җәен-футбол, кышын-хоккей. Яңа спорткомплекска йөрибез, хәзер менә спорт мәйданчыгына туп тибәргә барабыз. Анда хәтта яңа газон да утырттылар, ә кышка бистәдә бассейн төзелеп бетәчәк. Менә шуларны төзегән кешеләр өчен үз тавышымны бирәчәкмен.

-Әйе, сайлаулар мәсьәләсәндә минем җавабым әзер, бер ай вакыт булуы да берни үзгәртми - дип җавап бирде яшь әни Оксана. - Партияләр киләләр дә китәләр, үз тавышыңны ышанычлы кешеләр өчен бирергә кирәк. Андыйлар сайлаудан сайлауга буш вәгъдәләр таратмый, ә кешеләр тормышын яхшырту өчен эшләр башкара.
Пикетта сораштырган аксубайлыларның күбесе сайлауга бару яклы, алар инде кайсы партия өчен тавыш бирәчәкләрен дә уйлап куйганнар. Бары тик дүрт кеше генә кемне сайлаячакларын әлегә хәл итмәгән булуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев