Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлауларга – паспорт белән

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәре паспорт яки аны алмаштыручы документ тәкъдим ителгәч бирелә. Гамәлдәге законга нигезләнеп, түбәндәге документлар Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы буларак файдаланыла: -1997 елның 13 мартыннан гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе Президентының №232 нче Боерыгы һәм 1997 елның 8 июленнән үз көченә кергән РФ Хөкүмәтенең № 828...

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәре паспорт яки аны алмаштыручы документ тәкъдим ителгәч бирелә.


Гамәлдәге законга нигезләнеп, түбәндәге документлар Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы буларак файдаланыла:
-1997 елның 13 мартыннан гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе Президентының №232 нче Боерыгы һәм 1997 елның 8 июленнән үз көченә кергән РФ Хөкүмәтенең № 828 Карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положениегә нигезләнеп кертелгән Россия Федерациясе гражданины паспорты;
1974 елдагы СССР гражданины паспорты түбәндәге очракларда:
1) анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;
2) Россия Федерациясе гражданлыгын раслаучы вкладыш булганда;
3) 1992 елның 6 февраленә Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүне раслаучы яшәү урыны буенча прописка штампы булганда.
Моннан тыш, 1974 ел үрнәгендәге СССР паспортында тиешле яшькә җитүгә бәйле фотография ябыштырылган булырга һәм яңа паспорт оформить иткәнчегә кадәр бирелгән Россия Федерациясе гражданиның шәхесен билгеләүче вакытлыча таныклык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлауларга – паспорт белән