Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

САВЫМ көтүен яңартып

Соңгы елларда "Сөт иле Аксу" агрофирмасы сөт савып алу буенча районда алдынгы позицияне алып тора. Терлекчелектәге нәтиҗәләр күп нәрсәгә бәйле. Мәсәлән, көтүнең нинди терлекләр белән тулылануына. Югары продуктлы, сәламәт яшь сөтлебикәләр югары күрсәткечләргә ирешүдә ярдәм итәләр. Ә инде бозаулар нәкъ шундый булып үсеннәр өчен, аларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә, ашатырга кирәк....

Соңгы елларда "Сөт иле Аксу" агрофирмасы сөт савып алу буенча районда алдынгы позицияне алып тора.



Терлекчелектәге нәтиҗәләр күп нәрсәгә бәйле. Мәсәлән, көтүнең нинди терлекләр белән тулылануына. Югары продуктлы, сәламәт яшь сөтлебикәләр югары күрсәткечләргә ирешүдә ярдәм итәләр. Ә инде бозаулар нәкъ шундый булып үсеннәр өчен, аларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә, ашатырга кирәк.


Яшь терлекләрне үстерү буенча терлекчелек объектларының берсе "Восход" бүлегендә урнашкан. Савым көтүен тулыландырачак терлекләр ферманың ике корпусында урын алган. Беренчесендә - алты айдан алып бер яшькә кадәрле бозаулар. Аларны салкын алым белән тәрбиялиләр. Әлеге алымны кулланып тәрбияләнгән бозауларның иммунитеты нык була. Мондый мохиттә бозаулар тизрәк үсәләр, чыныгалар һәм аларның авыруларга каршы торучанлыгы арта. Икенче корпуста бер яшьтән алып каплату яшенә җиткән терлекләр асрала. Монда барлыгы ике йөз баштан артык терлек.


-Малларны тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белгән хезмәткәрләр карый, - дип сөйли бүлек җитәкчесе Иршат Хәнифов. -Терлекчеләр Минабетдиин Кашәфетдинов, Геннадий Толкин, Георгий Львов һәм Александр Тимофеев әлеге тармакта беренче ел гына эшләмиләр. Һәм үзләренә йөкләнгән ышанычны аклыйлар.


Эш графигы яшь терлекләрнең һәрвакытта да тук, тәрбияле булуларын күздә тотып төзелгән. Алар фермага иртәнге сәгать 7.00гә киләләр - ашаталар, асларын җыештыралар. Аннан соң көндезге сәгать бердән алып кичке бишкә кадәр тагын шул ук эшләрне башкаралар.


Терлекчелек бинасындагы тәртип тирес чыгару буенча слесарь Алексей Ковряков эшенә бәйле. Ул техниканы яхшы белә, транспортерны һәрвакыт төзек хәлдә тота. Механизатор Сергей Емельяновның үз эше. Ул ферма территориясеннән тирес чыгара. Техниклар да үз эшләрен намуслы башкаралар. Бу зур булмаган коллектив үз бурычын намус белән үти, чөнки иртәгесе көндә савым көтүенең нинди булуы һәркемнең уртак эшкә керткән өлешенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев