Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарайга ут төрткәннәр

Апрель аенда районда ике янгын чыккан. 7 нче апрель көнне Яңа Тимошкинода шәхси хуҗалыкларның берсендә сарай янган. Янгын чыгу турындагы хәбәр 22 сәгать 43 минутта Глонасс системасы буенча килә - утны спутник ачыклый. Янгын бүлегенең бердәм диспетчер хезмәте диспетчеры тарафыннан шунда ук янгын чыккан урынга янгын сүндерү, электрочелтәрләр, горгаз хезмәтләре...

Апрель аенда районда ике янгын чыккан.



7 нче апрель көнне Яңа Тимошкинода шәхси хуҗалыкларның берсендә сарай янган. Янгын чыгу турындагы хәбәр 22 сәгать 43 минутта Глонасс системасы буенча килә - утны спутник ачыклый. Янгын бүлегенең бердәм диспетчер хезмәте диспетчеры тарафыннан шунда ук янгын чыккан урынга янгын сүндерү, электрочелтәрләр, горгаз хезмәтләре җибәрелә.


- Янгын урынына беренчеләрдән булып "Иске Тимошкино" ДПО килеп җитә (ул Иске Тимошкинодан алты километр ераклыкта урнашкан) - ул вакытта ялкын сарай түбәсен чолгап алган була инде. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүләренә карамастан, сарай түбәсе тулысынча янып бетте, - дип аңлатма бирде район күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гафиятов. - Янгын чыгуның сәбәбе - ут төртү, ут төрткән затның кем булуы ачыкланган.


12 нче апрельдә Аксубай районының Романов урамында янгын чыккан. Аның турында мәгълүмат бердәм диспетчер хезмәтенә 20 сәгать 47 минутта килеп ирешкән. Санаулы минутлар эчендә ике янгын сүндерү расчеты янгын урынында булган. Бәхеткә, өйдә кешеләр булмаган, 1931 нче елгы йорт хуҗасы ут эченнән үзе чыккан. Янгын сүндерүчеләрнең бер бүлеге янгын чыгуның сәбәбен ачыклау һәм сүндерү өчен ишектән өй эченә кергәннәр. Икенче бүлек команда буенча баскыч куеп, өй түбәсен ачкан.


Күзәтү эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямов сүзләренә караганда, янгын нәтиҗәсендә торак йортның түбәсе һәм верандасы янып беткән, зыян күргән мәйдан 70 квадрат метрны тәшкил итә. Ә янгын чыгуның якынча сәбәбе - электр җайланмаларының техник куллану кагыйдәләрен бозу.

Фото http://www.vnd12.ru/news/proisshestviya/994-podzhogi-osnovnaya-prichina-pozharov-v-yoshkar-ole.html сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев