Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Санитария хезмәтенә 90 ел

Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү бүген, Роспотребнадзор оешуга 90 ел үткәннән соң да аның төп бурычларының берсе булып кала. Үзенең эшчәнлек чорында аңа бер генә радикаль үзгәртеп коруны кичерергә туры килмәсә дә, йөкләнгән бурычлар арта гына барды. Мисалга, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтүне гамәлгә ашыру кебек мөһим бурыч пәйда булды....

Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү бүген, Роспотребнадзор оешуга 90 ел үткәннән соң да аның төп бурычларының берсе булып кала.


Үзенең эшчәнлек чорында аңа бер генә радикаль үзгәртеп коруны кичерергә туры килмәсә дә, йөкләнгән бурычлар арта гына барды. Мисалга, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтүне гамәлгә ашыру кебек мөһим бурыч пәйда булды.
Санитария хезмәте мөстәкыйль бүлекчә буларак районда 1952 елда оеша. Беренче баш табиб итеп Курочкин билгеләнә.
Һөнәри бәйрәм алдыннан, ә әлеге дата булып 15 сентябрь санала, кулланучылар хокукын һәм кешеләр иминлеген саклау өлкәсендә күзәтү алып бару буенча федераль хезмәт Идарәсе территориаль бүлегенең зур булмаган коллективында Камил Гилманов та булды. Аны бөтен нәрсә - эш шартлары, проблемалар һәм алга таба үсеш кызыксындырды.
Барысына да мөһим һәм кирәкле тармак белгечләрен хезмәт оешу көне белән котлап, район җитәкчесе аларга зур уңышлар теләде.
-Безнең коллектив үз вакытында районның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү эшенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны һәрвакыт ихтирам белән искә ала, - диде үз чыгышында санитария хезмәте баш табибы Роза Салихова.
-Мария Ивановна Галкина, Антонина Тимофеевна Кистенева, Тамара Афанасьевна Леснова, Зинаида Петровна Беженцева, Зоя Николаевна Голубева, Зоя Федоровна Мясникова, Людмила Андреевна Миронкина, Нина Андриановна Альметкина, Валентина Николаевна Черникова югары класслы белгечләр, үз эшләренең осталары булып, үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, яшьләргә остаз булдылар. Мин шулай ук хезмәтне таркатуга, бер-бер артлы килгән үзгәртеп коруларга бәйле башка җирдән, атап әйткәндә сәламәтлек саклау өлкәсендә эш эзләргә мәҗбүр булган коллегаларымны да һөнәри бәйрәм белән котларга телим. Яңа урында ышаныч яулау өчен аларга катлаулы юл аша үтәргә кирәк булды. Авыр булса да алар сынатмадылар. Барлык эшләрендә һәм башлангычларда аларга уңыш елмайсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев