Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз: юл билгеcен урлаганнар

Аксубай районы юлларыннан юл күрсәтүче билгеләр югала башлаган. Быел күпердән Рус Кармәте ягына бара торган юл участогына, халыкны куандырып, асфальт салдылар. Һәм шул ук вакытта, юлның шул ук участогы куркыныч тудыра, чөнки билгесез затлар төнлә белән мондагы юл күрсәтә торган биш билгене кисеп алып киткәннәр. - Бу беренче очрак түгел,...

Аксубай районы юлларыннан юл күрсәтүче билгеләр югала башлаган.


Быел күпердән Рус Кармәте ягына бара торган юл участогына, халыкны куандырып, асфальт салдылар. Һәм шул ук вакытта, юлның шул ук участогы куркыныч тудыра, чөнки билгесез затлар төнлә белән мондагы юл күрсәтә торган биш билгене кисеп алып киткәннәр.
- Бу беренче очрак түгел, юлның бу участогында яз көнендә шундый ук җинаять кылынган иде - җинаять әлегә ачылмады. Һәр юл билгесенең үз билгеләнеше бар. Юл күрсәтүче билгеләрнең булмавы кешеләрнең гомеренә куркыныч тудыруын аңламыйлар, күрәмсең, - дип сөйли полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов. - Бу кешеләрне аңламассың: уңайлыклар булмаса сорыйлар, ясасаң - җимерәләр. Парадокс: җәй көне юлчылар асфальт түшәделәр, ә кемдер битумбутагычның тәгәрмәчләрен салдырып алып киткән, юлны имин һәм тигез ясыйлар - билгеләрне чәлдерәләр. Бу юл төзүчеләрне дә борчый. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, аерым шәхесләр тарафыннан мондый хулиганлык яки җинаятьчелек колач җәя бара.
-Күптән түгел Чув.Енорускино юлында сигнал бирүче баганалар куйдылар, икенче көнне аларга «һөҗүм иткәннәр» иде, егетләребезгә аларны яңадан куярга туры килде, - дип сөйли «Татавтодор» ААҖ филиалы начальнигы Фәнис Сафин. Юл күрсәтүче бер билге кую безгә өч мең сумнан да артык бәягә төшә.
Күпме сүтсәң дә, йомгакның очы булачак: юл төзүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә гаепле затларны барыбер табачакларына ышаналар, һәм, әлбәттә инде, җәзага тартылачаклар - бу гамәл урлау дип санала һәм моның өчен ике елга шартлы хөкем итү каралган. Алар район халкына үтенеп мөрәҗәгать итәләр: әлеге фактлар буенча нинди булса да мәгълүматтан хәбәрдар булсагыз, полициягә шалтыратыгыз. Безнең һәркайсыбыз - юл хәрәкәтендә катнашучылар һәм юлда безнең гомеребезне беркем дә куркынычка дучар итәргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев