Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

САК булыгыз!

Һава торышы кабат сюрпризлар алып килде-республикада боз яңгыры ява. Без үткән елгы табигать көйсезлеген, бозлы яңгыр яуганнан соң районның бер атнага электр энергиясез калуын әле дә хәтерлибез. Ә аның нәтиҗәсен бетерү берничә атна дәвам итте. Бозлы яңгыр ява башлауның беренче сәгатьләрендә үк юллар шома бозлы катлам белән капланды. Көчле җил...

Һава торышы кабат сюрпризлар алып килде-республикада боз яңгыры ява.


Без үткән елгы табигать көйсезлеген, бозлы яңгыр яуганнан соң районның бер атнага электр энергиясез калуын әле дә хәтерлибез. Ә аның нәтиҗәсен бетерү берничә атна дәвам итте.
Бозлы яңгыр ява башлауның беренче сәгатьләрендә үк юллар шома бозлы катлам белән капланды. Көчле җил дә хәлне катлауландыра-әлеге мизгелдә аякта басып торып булмый. Менә шуның өчен өлкән кешеләргә, балаларга, тәҗел йомыш төшмәгән очракта, олылар озатуыннан башка урамга чыкмаска кирәк.
Автомобиль юллары- шоферлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч зона булып тора. Тайгак бозлы юлда машинаны тиз генә туктату мөмкин түгел.
Безне быел да мондый һава торышы сагаларга мөмкин. Табигать сюрпризларына алдан ук әзер торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев