Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак бул: котыру авыруы!

Бүгенгесе көндә Аксубай районында котыру авыруының җиде очрагы теркәлгән. Әлеге авыру ике сыерда, ике эттә һәм өч төлкедә табылган. -Безнең районда котыру авыруы йоктыруның төп факторы булып кыргый җәнлекләр тора, безнең очракта исә, төлкеләр сәбәпче булып тора, - дип сөйли ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе Алексеевски...

Бүгенгесе көндә Аксубай районында котыру авыруының җиде очрагы теркәлгән. Әлеге авыру ике сыерда, ике эттә һәм өч төлкедә табылган.



-Безнең районда котыру авыруы йоктыруның төп факторы булып кыргый җәнлекләр тора, безнең очракта исә, төлкеләр сәбәпче булып тора, - дип сөйли ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе Алексеевски территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы Алексей Тимирясов. - Эпозоотик процесска беренче чиратта йорт хайваннары һәм авыл хуҗалыгы терлекләре актив кушыла, чөнки маллар, төлкеләр торак пунктларга төшкәндә, алар белән контактка керәләр. Күптән түгел генә, мәсәлән, фермага килгән төлке бер тананы тешләгән. Нәтиҗәдә хуҗалык бер терлеген югалткан.


Котыру - ул терлекләр һәм кешеләр өчен үлем куркынычы тудырган авыру. Аның вирусы авыру хайван тешләгәндә аның селәгәе белән күчә. Аннан соң, нерв юллары буенча таралып, вирус баш миенең нерв күзәнәкләренә барып җитеп, авыр нәтиҗәләргә һәм үлемгә китерә.


-Котыру авыруын бердәм эш алып барганда - районыбыз аучылары ярдәмендә кыргый хайваннарның санын исәпкә алып, кыскартып һәм профилактик прививкалар ясап кына кисәтергә мөмкин, - дип шәрехләде ветеринария инспекторы. - Белгечләр йорт хайваннары - этләр, мәчеләр, мөгезле эре һәм вак терлекләргә прививка ясадылар. Әгәр дә прививка ясалмаган маллар калган булса, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Мазилин урамы, 35 йорт адресы буенча ветберләшмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк (телефоны: 2-72-51). Барлык йорт хайваннары ветстанциядә теркәлергә тиеш һәм аларга ел саен прививка ясау зарур.


-Сүз уңаенда, авыру хайваннар тешләүдән ешрак балалар зыян күрә, җәнлекләр белән элемтәгә керүдән аларны сакларга кирәк, - дип кисәтте белгеч.
Әгәр дә Сезне ниндидер хайван тешли икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Терлек хуҗасы - административ, ә инде авыр нәтиҗәләргә һәм үлемгә китергән очракта, терлекләрне асрау кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.


-Хөрмәтле райондашлар, уяу булыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Тимирясов, - йорт хайваннарына прививка ясатыгыз, кыргый җәнлекләр белән элемтәгә кермәгез. Сак булыгыз, авыру йоктырган хайваннар, аеруча төлкеләр, агрессив яки киресенчә, ягымлы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев