Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия һәм Татарстан символлары

Татарстанда сентябрьдән декабрьгә кадәр Россия, Татарстан дәүләт һәм кече ватан символикаларын белүгә багышланган бәйге уздырылды. Муниципаль этап бәйгесенең өч номинациясендә дә Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары җиңеп чыкты. "Минем кече ватаным символы" номинациясендә Ихтонова Карина беренче урынны (җитәкчесе Татьяна Чубурова), "Татарстан Республикасы дәүләт символикасы" номинациясендә Анна Чубурова (җитәкчесе Наталья Воронина),...

Татарстанда сентябрьдән декабрьгә кадәр Россия, Татарстан дәүләт һәм кече ватан символикаларын белүгә багышланган бәйге уздырылды.

Муниципаль этап бәйгесенең өч номинациясендә дә Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары җиңеп чыкты. "Минем кече ватаным символы" номинациясендә Ихтонова Карина беренче урынны (җитәкчесе Татьяна Чубурова), "Татарстан Республикасы дәүләт символикасы" номинациясендә Анна Чубурова (җитәкчесе Наталья Воронина), "Россия дәүләт символикасы" номинациясендә Ольга Тимофеева (10 сыйныф укучысы) җиңүче дип табылды.
Муниципаль этап җиңүчеләренең эшләре республика этабына җибәрелде. Аларның эшләрен жюри әгъзалары лаеклы бәяләде: бәйгегә җибәрелгән 72 эш арасында Ольганың эше беренче урынны, Аннаныкы 2 урынны яулады, ә Карина бәйгедә катнашу сертификаты алды. Җиңүчеләр Биектау районындагы "Костер" лагерында уздырылган " Россия патриотлары үстерәбез" дигән сменага чакырылып, истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев