Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия көне белән!

Пәнҗешәмбе көнне без дәүләтебезнең төп бәйрәмнәреннән берсе Россия көнен билгеләп үтәбез. 1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды. Россия көне-ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. Район ныгый һәм...

Пәнҗешәмбе көнне без дәүләтебезнең төп бәйрәмнәреннән берсе Россия көнен билгеләп үтәбез.


1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Россия көне-ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. Район ныгый һәм үсеш ала бара-юллар, мәктәпләр төзелә, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, авылларны, район үзәген төзекләндерү буенча программалар эшләп килә, бистәнең йөзе күз алдында матурая. Түбәсе ябык йөзү бассейны, балалар бакчасы төзелә. Үзгәрешләр шулай ук район торак пунктларына да кагыла. Боларның барысы да кече ватан, үзебез яшәгән Татарстан, бүгенге яшәеш, киләчәк буын, Россиянең чәчәк атуы өчен сезнең куллар, сезнең хезмәт, тырышлыгыгыз белән халык өчен төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев