Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия халкы белән көчле

Аксубайда Халыклар бердәмлеге көнен районның төп сәхнәсендә концерт белән билгеләп үттеләр. Концерт Россиянең куәте һәм бердәмлеге, аның территориясендә яшәүче халыклар турындагы фильм күрсәтүдән башланды. Тамашачыларны милли киемнәргә киенгән өч гаилә пары өч телдә сәламләде. Балаларның татар, рус һәм чуаш телләрендә шигырь укуларын тыңлау үзенә күрә аерым бер рәхәтлек бирде. Бала...

Аксубайда Халыклар бердәмлеге көнен районның төп сәхнәсендә концерт белән билгеләп үттеләр.

Концерт Россиянең куәте һәм бердәмлеге, аның территориясендә яшәүче халыклар турындагы фильм күрсәтүдән башланды. Тамашачыларны милли киемнәргә киенгән өч гаилә пары өч телдә сәламләде. Балаларның татар, рус һәм чуаш телләрендә шигырь укуларын тыңлау үзенә күрә аерым бер рәхәтлек бирде. Бала чактан ук туган телне, йолалар һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү, мәдәнияткә кагылу балаларда үз милләтләре белән горурлану һәм башка милләт вәкилләрен ихтирам итү хисе уятачак.
-Россия гомер-гомергә халкы белән көчле булды, бергә булганда - без көчле һәм бердәм. Һәркайсыбызга көчле рухлы, һәрвакытта да дус, тату, бердәм булып яшәвебезне телим, - дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов, залда утыручыларны сәламлап.
Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтүнең тамырлары 1612 нче елга барып тоташа - Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне Польша илбасарларыннан азат итә.
Халыклар бердәмлеге көнендә районда яшәүче ундүрт яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру күркәм йолага әверелде. Гражданинның төп документын алар Камил Гилманов кулыннан алдылар.
Районның яшь гражданнарын әлеге истәлекле вакыйга белән районның паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Фәретдин Шәязданов тәбрикләде.
-Тышына алтын герб төшерелгән әлеге китапка, Россия Федерациясенең, Бөек дәүләтнең тулы хокуклы гражданнары буларак, сезнең исемнәрегез язылган, - дип билгеләп үтте ул.
Бу көнне паспорт алучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Аннан соң сәхнәгә милли генә түгел, ә инде гаилә йолаларын да дәвам итүче яшьләрне - күптән түгел генә гаилә корган Кыямовларны чакырдылар. Яшьләргә бәхет, иминлек, мул тормышны гәүдәләндергән чиккән сөлгегә куелган ипи-тоз тапшырылды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров тәбрикләде.
Тагын бер ипи-тоз иясе бистәдә яшәүче Аркадий Яковлев булды. Районда "Аксубайныкын сатып ал!" үзенчәлекле акция игълан ителде һәм аның кысаларында бәйрәмгә килүчеләрне үзебездә җитештерелгән тәм-том белән сыйладылар.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң сәхнә үзешчән артистларга бирелде. Бу юлы программада образ, репертуар һәм жанрларның ниндие генә юк иде! Солистлар һәм биючеләр, конферансье, баянчылар чыгыш ясады. Рус, татар, чуаш җырлары һәм көйләре яңгырады, искитмәле биюләр күрсәтелде, яшь буын - район, республика һәм Россия Федерациясенең киләчәге - балалар шигырьләр сөйләделәр.
Халыклар бердәмлеге көнендә районның барлык авыл мәдәният йортларында бәйрәм чаралары үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев