Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ришвәтчелек турында хәбәр ит

Аксубай район советы, башкарма комитет һәм район хастаханәсе биналарында ришвәтчелек гамәлләренә каршы көрәш алып баруда үз тавышыңны җиткерү өчен тартмалар урнаштырылган. Ришвәтчелек фактлары турындагы мәгълүматка ия булган районның һәр гражданины, бу турыда язып, хатны әлеге тартмага сала яки тартма тышында язылган телефоннар буенча шалтыратып хәбәр итә ала. -Мәгълүмат аноним булган...

Аксубай район советы, башкарма комитет һәм район хастаханәсе биналарында ришвәтчелек гамәлләренә каршы көрәш алып баруда үз тавышыңны җиткерү өчен тартмалар урнаштырылган.


Ришвәтчелек фактлары турындагы мәгълүматка ия булган районның һәр гражданины, бу турыда язып, хатны әлеге тартмага сала яки тартма тышында язылган телефоннар буенча шалтыратып хәбәр итә ала.

-Мәгълүмат аноним булган очракта да, без баребер факт буенча тикшерү үткәрәбез,-дип сөйли ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова. -Өстәвенә ришвәтчелек-ул ришвәт бирү генә түгел, шулай ук биләгән хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалану, икенче төрле әйтсәк, танышлар аша эшкә урнаштыру һ.б. да.

Мондый тартмалар бикләнгән һәм алар аена бер тапкыр ришвәтчелеккә каршы комиссия әгъзалары катнашында ачыла. Шул көннәрдә Эльмира Крайнова һәм районның контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салихов ачтылар. Тартмалар буш иде.

Әмма бу, аларның сүзләренә караганда, районда ришвәтчелек юкка чыккан дигәнне аңлатмый, димәк халык алга таба да әлеге мәсьәләгә бәйле актив булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев