Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

РФ Президенты исеменнән

Район башлыгы Камил Гилманов Аксубайның ике кешесен туксан яшьлек юбилейлары белән котлады. Камил Камалович РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны һәм толына юбилей уңаеннан шәхсән котлау җиткерде. Мондый котлауга беренче булып сугыш юлын башыннан алып ахырына кадәр үткән, Берлинны алуда катнашкан, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән Бөек...

Район башлыгы Камил Гилманов Аксубайның ике кешесен туксан яшьлек юбилейлары белән котлады.


Камил Камалович РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны һәм толына юбилей уңаеннан шәхсән котлау җиткерде. Мондый котлауга беренче булып сугыш юлын башыннан алып ахырына кадәр үткән, Берлинны алуда катнашкан, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Вәлиев (рәсемдә) лаек булды. Район башлыгы һәм УСЗН начальнигы ветеранга котлау хаты белән бергә район исеменнән бүләк тә тапшырдылар. Камил Камалович әңгәмә барышында аның бүгенге көнкүреше белән дә кызыксынды.
Бу көнне шулай ук Нурлат районында туып үскән - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Мәгъфирә Кәримовага Котлау хаты һәм бүләк тапшырды. Ул безнең районның Карасу авылына укытучы булып килә. Биредә эшләгән елларда сугыш башлана. Сугыш елларында ул да башка укытучылар кебек фронтка средство җыюда катнаша, колхозга ярдәм итә. Шуның белән бергә үз эшен-балаларга белем бирү турында да онытмый. 1942 елда Мәгъфирә аягы авыр яраланып, сугыштан демобилизацияләнгән Мирза Кәримовка тормышка чыга. Ире белән алар сигез ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Үзара тату, бер-берсенә терәк булып яшиләр алар. Ире сугышта алган яралардан арынып, сәламәтләнеп, тракторда эшли башлый. Сугыш тәмамланганнан соң хуҗалыкта эретеп ябыштыручы, механик булып хезмәт куя.
Мәгъфирә апа ире турындагы якты истәлеккә баш ия һәм дәүләт һәм район хакимияте тарафыннан үзенә карата күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев