Рейтингны күтәрергә
Советның чираттагы киңәйтелгән киңәшмәсендә район рейтингының индикацион күрсәткечләре һәм район бюджетының быелгы үтәлеше хакында сөйләделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев билгеләп үткәнчә, рейтинг-күрсәткечләрен үтәү районның киләчәген һәм аның бүгенге торышын билгеләүче мөһим фактор. Районның баш икътисадчысы салым җыюга, тулаем территориаль продукция җитештерүгә, районга инвестицияләр кертүгә, кече һәм...
Советның чираттагы киңәйтелгән киңәшмәсендә район рейтингының индикацион күрсәткечләре һәм район бюджетының быелгы үтәлеше хакында сөйләделәр.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев билгеләп үткәнчә, рейтинг-күрсәткечләрен үтәү районның киләчәген һәм аның бүгенге торышын билгеләүче мөһим фактор. Районның баш икътисадчысы салым җыюга, тулаем территориаль продукция җитештерүгә, районга инвестицияләр кертүгә, кече һәм урта бизнес предприятиеләре әйләнешенә, демографик хәлгә һәм торакның файдалануга тапшырылуына анализ ясады.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова бюджетның агымдагы үтәлеше турында хисап тотты. Агымдагы елның ун аенда район үсешенең икътисадый күрсәткечләренә анализ ясап, белгечләр, район бюджетын тулыландыру һәм рейтингта лаеклы урын алу өчен нинди тармакларга һәм нинди юнәлешләр буенча эшләргә кирәклеген билгеләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев