Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рейд эзләре буйлап

Октябрь аенда полиция хезмәткәрләре район юлларына биш тапкыр төнге рейдка чыкканнар. Төнге рейдка Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре белән бергә чыгалар. Алар әйтүенчә, төнлә дә юл хәрәкәтен бозучылар күп. Бер ай дәвамында үткәрелгән рейдта кагыйдә бозган 92 кеше тоткарланган. Алар арасында ял көннәрендә кунактан...

Октябрь аенда полиция хезмәткәрләре район юлларына биш тапкыр төнге рейдка чыкканнар.


Төнге рейдка Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре белән бергә чыгалар. Алар әйтүенчә, төнлә дә юл хәрәкәтен бозучылар күп. Бер ай дәвамында үткәрелгән рейдта кагыйдә бозган 92 кеше тоткарланган. Алар арасында ял көннәрендә кунактан кайтучы исерек ике адәм һәм автомашинага идарә итү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручылар да булган.

Машина йөртүче 56 кеше тизлек режимын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. ЮХИДИга штраф түләмәгән биш кеше тоткарланган. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, көндездәге кебек, төнлә дә иминлек каешын каптырмыйлар, юл аша тиешсез урыннан чыгалар, торак пунктлар чигендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган кием белән хәрәкәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев