Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика үсеш ала – район ныгый

Татарстан 2014 ел йомгаклары буенча төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге буенча бишенче тапкыр беренче урынны яулады. 2015 елның 7 маенда үткән Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында рейтинг нәтиҗәләре турында хәбәр ителде. Төбәкнең икътисадый һәм социаль тармак динамикасы үсеше һәм шулай ук халыкның башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә биргән бәясе нәтиҗәлекне бәяләүдә...

Татарстан 2014 ел йомгаклары буенча төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге буенча бишенче тапкыр беренче урынны яулады.



2015 елның 7 маенда үткән Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында рейтинг нәтиҗәләре турында хәбәр ителде.


Төбәкнең икътисадый һәм социаль тармак динамикасы үсеше һәм шулай ук халыкның башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә биргән бәясе нәтиҗәлекне бәяләүдә төп критерий булып тора. Бәя бирү сөңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча үткәрелә. Шул рәвешле, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча да алгарышлы үсешне күрсәтә.


ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан лидерның мөһим социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча позициясен ныгытты, монда эре инновацион проектлар киң колач ала.


Өстәвенә, эре шәһәрләр һәм район үзәкләре генә түгел, авыллар да, кечкенә поселоклар да чәчәк ата. Моның мисалы күз алдында. Безнең районда гына да халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 18 программа эшли. Фельдшерлык пунктлары, күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелә, балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар ремонтлана, чишмәләр төзекләндерелә, объектларны капиталь ремонтлау алып барыла.


-Социаль тармакны үстерүгә чыгымнар тотмый торып, район икътисадын алга җибәрү мөмкин түгел, барысы да үзара бәйләнгән, - дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. - Авылда балалар бакчасы, мәктәп, фельдшерлык пункты, юллар юк икән - авыл яшәүдән туктый.


Өч-дүрт ел эчендә районда Енорускино, Васильевка, Кызыл Тау, Ерепкино, Чуаш Адәмсуы авылларында фельдшерлык пунктлары, Иске Тимошкинода ветеринария пункты, Урмандеево, Емелькино, Карасуда күпфункцияле үзәкләр, Түбән Татар Майнасы авылында 60 урынга исәпләнгән мәктәп төзелде, аның канаты астында 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да урнашкан, район үзәгендә 260 урынлык балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Түбән Баланда, Карасу, Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, Сергиевка, Иске һәм Яңа Ибрай авыллары зур юллар белән тоташты.


Районда икътисад та уңышлы үсеш ала. Районда "Аксу Агро", "Аксубай", "Сөт иле Аксу" агрофирмалары кебек эре авыл хуҗалыгы формированиеләре эшли. Район үзен сөт, ит белән тәэмин итә, авыл хуҗалыгы продукциясе, товар сату һәм хезмәт күрсәтүдән кергән табыш тотрыклы үсә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уңышлы үсеш ала, эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә грант ярдәме күрсәтелә. Узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда җан башына исәпләнгән керем күләме арткан, теркәлгән эшсезләр саны кимегән, шәхси торак файдалануга тапшырыла. Район бюджетына кертелгән табыш та арта.


Татарстаныбызның тотрыклы үсешенә үз өлешен кертеп, район ныгый, төзекләндерелә, үсә, үзгәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев