Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Репутацияле” дуңгыз ите

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Смена» бүлекчәсенең терлекчелек комплексы тотрыклы эшли. Терлекчеләр продукция житештерүне арттырырга һәм аның сыйфатын яхшыртырга тырышалар, чөнки аларның хезмәт хаклары турыдан-туры шуңа бәйле. -Бүгенге көндә комплекста 14 меңнән артык дуңгыз асрала,-дип таныштыра эш барышы белән предприятие зоотехнигы Рифкат Хәсәнов.-Ай саен без 1000 нән артык дуңгыз баласы алабыз... Производствоның башлангыч...

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Смена» бүлекчәсенең терлекчелек комплексы тотрыклы эшли.


Терлекчеләр продукция житештерүне арттырырга һәм аның сыйфатын яхшыртырга тырышалар, чөнки аларның хезмәт хаклары турыдан-туры шуңа бәйле.
-Бүгенге көндә комплекста 14 меңнән артык дуңгыз асрала,-дип таныштыра эш барышы белән предприятие зоотехнигы Рифкат Хәсәнов.-Ай саен без 1000 нән артык дуңгыз баласы алабыз... Производствоның башлангыч циклы-орлыкландыру цехы. Аның белән Дәүрән Нурхамәтов җитәкчелек итә. Цех эше җайга салынган. Әлеге участок хезмәткәрләре, терлекчелек өлкәсендә шулай ук зур тәҗрибәгә ия булган Михаил Матюшкин белән ай саен 200-250 ана дуңгызга ясалма орлыкландыру процедурасы үткәрәләр, шул рәвешле, даими үрчем алу гарантияләнә.
Балату цехы хезмәткәрләре дә киеренке эшлиләр. Бер дуңгыз караучы тәрбиясендә 34 ана дуңгыз бар. Сыйфатлы азык, яхшы асрау шартлары- уңышлы үрчем алу һәм аларның сакланышы нигезе булып тора. Әмма, Рифкат Мидхәтович билгеләп үткәнчә, монда терлекченең һөнәри осталыгы, аның эшкә мөнәсәбәте зур роль уйный. Әлеге участокта Елена Куштукова аерылып тора. Аның карамагында булган һәр ана дуңгыз ел дәвамында өч тапкыр балалап, 8 әр дуңгыз баласы китерә. Зоя Семенова да мактау сүзләренә лаек.
Кырык көнлек дуңгыз балалары үстерү цехына күчерелә. Биредә эшләүчеләрнең бурычы-дуңгыз балаларының авырлыгын 40-45 килограммга җиткерү. Бүгенге көндә үстерү цехы операторы Константин Павлов яхшы артым алып эшли. Әлеге тәҗрибәле дуңгыз караучы тәрбиясендә 400 баш яшь дуңгыз бар. Аларның һәрберсенең көнлек авырлыгы 300-350 шәр грамм тәшкил итә.
симертү - төгәлләү циклы булып тора. Әлеге цехта дуңгызларны 110-120 килограммга кадәр симертәләр. Монда Николай Петрянкинның күрсәткечләре югары. Ул предприятиедә утыз елдан артык хезмәт куя. - Николай бөтен эшкә оста, тырыш хезмәткәр,-дип сөйли аның турында бүлек җитәкчесе, производство ветераны Галина Потапкина. Сентябрьдә лаеклы ялга чыкса да, ул гомере буена тугры калган хезмәтен ташламый. Ирина Барсукова исә яшь, перспективалы хезмәткәрләрнең берсе.
Симертү цехыннан һәр көнне 1000 баш дуңгыз сатыла. Дуңгызчылык комплексы продукциясен безнең республиканың гына түгел, Россиянең кайбер төбәкләрендә ит продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә сатып ала. Югары сыйфатлы һәм азык-төлек производствосы өлкәсендә яхшы абруй казану сәбәпле аңа таләп тә зур.
Тәрбияләү, ашату, тирес җыю кебек операцияләрнең бер өлеше автоматлаштырылган булса да, дуңгызчылык тармагында эшләүчеләрнең хезмәте җиңелләрдән түгел, әмма көндәлек эшләрне үтәп, аларның һәрберсе яхшы күрсәткечләргә омтыла. Ветеринария табибы Татьяна Ильина, электрик Сергей Семенов, Григорий Порфирьев, Вадим Федоров һ.б. шулай ук уртак уңышка үз өлешләрен кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев