Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Редакция ветераннарына!

Кадерле редакция ветераннары! Сезне уртак бәйрәмебез - Матбугат көне белән тәбрик итәбез. Быел безнең район газетасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу сан артында һәрберегезнең хезмәте ята. Сезнең тырышлыгыгыз белән газета тарихы гына түгел, мәкаләләр һәм очеркларга нигезләнеп, район елъязмасы да язылган. Сезнең хезмәт, бүгенге редакция хезмәткәре эше белән чагыштырганда,...

Кадерле редакция ветераннары!



Сезне уртак бәйрәмебез - Матбугат көне белән тәбрик итәбез. Быел безнең район газетасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу сан артында һәрберегезнең хезмәте ята. Сезнең тырышлыгыгыз белән газета тарихы гына түгел, мәкаләләр һәм очеркларга нигезләнеп, район елъязмасы да язылган. Сезнең хезмәт, бүгенге редакция хезмәткәре эше белән чагыштырганда, күпкә катлаулы булган - материаллар кулдан язылган, аннары текстлар бастыру машинкасында җыелган. Фотоаппаратта 24-36 кадр гына булган, алар импровизацияләнгән фотолабораторияләрдә ачыгайтып, клишега төшерелеп, газетада бастырылган. Газета чыккан көнне редакция хезмәткәренең эш көне кичке сигездә, еш кына төнге уникедә генә тәмамланган. Хәзерге буын хезмәткәрләре һәрвакыт сезнең бәя биреп бетергесез тәҗрибәгезгә һәм тапкыр киңәшләрегезгә таяна. Безнең күпләребез өчен сез яхшы остаз һәм укытучы булдыгыз. Безнең сафта булганыгыз, һәр башлангычны куәтләгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез, безнең хөрмәтле ветераннарыбыз!


Редакция коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев