Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районны төзекләндерик

Үткән атнада җирле хакимияттә муниципаль районны санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлыкны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин алып барды. Чара 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үтә. Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм район гражданнары әлеге чорда үз территорияләрен тәртипкә китерергә-яшелләндерү, хуҗасыз йортларны сүтү, санкциясез...

Үткән атнада җирле хакимияттә муниципаль районны санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлыкны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә булды.


Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин алып барды. Чара 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үтә. Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм район гражданнары әлеге чорда үз территорияләрен тәртипкә китерергә-яшелләндерү, хуҗасыз йортларны сүтү, санкциясез чүплекләрне бетерү белән шөгыльләнергә тиешләр.
Быел санитар акция вакытында һәр сишәмбе һәр авыл җирлегендә игълан ителгән икеайлыкны гамәлгә ашыру буенча практик киңәшмәләр үтәчәк.
Чарага битараф булган оешмаларга һәм гражданнарга кисәтү ясалачак. Тәртип салуда актив катнашучыларга комиссия нәтиҗәләре буенча премияләр биреләчәк. Өченче урын өчен-5000 сум, икенче урын өчен-10000 сум, беренче урын өчен 15000 сум бүләк каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев