Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда праймериз старт алды

Районда бөтен республика буенча үтүче "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең праймериз процедурасы старт алды. Праймериз - ул тавыш бирүчеләргә кандидатларны сайлап алуга рөхсәт бирә торган эчке партия сайлаулары. Беренче булып праймериз Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте. 44 сайлап алучы билгеләнде, аларның 22се - "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, 22се иҗтимагый оешма...

Районда бөтен республика буенча үтүче "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең праймериз процедурасы старт алды.



Праймериз - ул тавыш бирүчеләргә кандидатларны сайлап алуга рөхсәт бирә торган эчке партия сайлаулары.


Беренче булып праймериз Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте. 44 сайлап алучы билгеләнде, аларның 22се - "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, 22се иҗтимагый оешма вәкиле, атап әйткәндә, бистәнең ветераннар советы һәм хатын-кызлар советы әгъзалары бар иде. Эчке партия сайлаулары исемлегендә ун мандатка унике кандидат кертелгән. Алдан үткәрелгән эчке партия сайлауларында җирлек башлыгы Валерий Альметкин соңгы елларда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде һәм ильдеряклыларны борчыган мәсьәләләргә тукталды.


- Муниципалитетта булган үзгәрешләргә бәя бирү өчен узган елда эшләнгән эшләрне генә телгә алу да җитә, - диде үз чыгышында Валерий Кимович. - Мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, спорт мәйданчыгы төзелде, төзекләндерү буенча да бик күп эшләр эшләнде. Ниһаять, ильдеряклыларның хыялы чынга аша - клуб, ФАП һәм китапханә урнашачак күпфункцияле үзәк төзелә.


Җитәкчедән тыш, тагын бер кандидат Михаил Пикмуллин чыгыш ясады.


Праймериз йомгакларыннан күренгәнчә, рейтингның уннарча лидеры җирле сайлауларга тәкъдим ителәчәк.


Аксубай районында "Бердәм Россия" җирле бүлегенең эчке партия сайлаулары 12 нче майдан алып, 26 нчы майга кадәр дәвам итә. Авыл җирлекләрендә 20 һәм Аксубай үзәгендә бер мәйданчык оештырылган. Сайлаучылар алдында шулай ук кандидатлар да чыгыш ясаячак һәм аннан соң яшерен тавыш бирүләр башланачак. Һәр очрашудан соң тавышлар саны исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев