Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда олы ифтар мәҗлесе

Рамазан аеның үткән җомга көне Аксубай районы мөселманнары өчен зур вакыйга белән истәлекле булды. Кичке намазга кадәр районның үзәк мәчетенә район имамнары, мәчеткә йөрүчеләр, җитәкчеләр җыелды.

Бәйрәм мохите хөкем сөрде –  барысы да  ТР Мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуны көтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин аксубайлылар белән очрашуын үзәк мәчетнең конференц-залында түгәрәк өстәл артында аралашудан башлады.

Түгәрәк өстәл артында республиканың баш мөселманнар лидеры белән ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Татарстанның Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе  Илгиз хәзрәт Әшрәпов, Төркиядән Коръән хафиз Исмәгыйль Гоктеке һәм Гали Ихсан һәм районның имам-хатыйплары очрашты.

Шулай ук түгәрәк өстәл артында район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, ТР Президенты аппаратының дин мәсьәләләре буенча рәисе Альберт Дерзизов урын алды.

Түгәрәк өстәлне район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, эш графигының тыгыз булуына карамастан, мөселманнар белән аралашу өчен Аксубайга килергә вакыт тапканы өчен рәхмәт әйтте.

– Безнең район күпмилләтле, төп ике конфессия бар – христианнар һәм мөселманнар. Төрле милләт халыкларының үзара килешеп һәм тату яшәве куандыра. Без бер-беребезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, дин әһелләре үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Камил Камал улы шулай ук  районда мәчеткә йөрүчеләрнең күбәя баруы, яшьләрнең дә гыйбадәт йортына тартылуларын билгеләп үтте.

ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район җитәкчелеге һәм мөхтәсибәтнең бердәм эшен билгеләп үтте. Имамнар яудырган сорауларга җавап бирде. Сүз уңаеннан, аларга ярдәмгә ул  күп кенә китаплар алып килгән.

Җыелучыларга Равил хәзрәт Зөфәров конференц-залда урнашкан музейны тәкъдим итте. Музей экспонатлары борынгы ислам китапларын, безнең районга кагылышлы документларны, фотографияләрне, көндәлекләрне үз эченә ала. Музей булдыру идеясен Равил хәзрәт Зөфәров белдергән, халык  аны хуплаган. Экспонатлар район авыллары буйлап бертекләп җыелган. Аны җиһазлауда  Илдус Әгъләмиев һәм Рафыйк хәзрәт Насыйров та үз өлешләрен керткәннәр.

Алга таба кичке намаз укылды, аны ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Әмма намазга кадәр ул,  мәчеткә йөрүчеләр һәм район имамнары алдында, район аксакаллары шурасы рәисе ЗәҺит Ганиевка, Яңа Кармәт авылы мәчете  имам-хатыйбы Фоат хәзрәт Аюповка, Яңа Үзи авылы мәчете имам-хатыйбы  Әбҗалетдин хәзрәт Камаловка ТР Мөселманнар Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырды. ТР мөфтие күптән түгел булдырылган “Мөселманнар җәмгыяте үсешенә керткән өлеш өчен“ медале белән Равил хәзрәт Зөфәровны бүләкләде.

Кичке намаздан соң район башлыгы Камил Гилманов оештырган авыз ачу мәҗлесе булды, үткән еллардан аермалы буларак мәчет территориясендә чатыр урнаштырылды һәм ифтар мәҗлесенә 100дән артык кеше җыелды.

Район башлыгы Камил Гилманов, ТР Мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бәйрәмне ачтылар. Алар изге Рамазан ае һәм Ифтар мәҗлесе белән котладылар. Мәҗлескә җыелучылар Ифтар ашы өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм мәҗлесне оештыруда ярдәм иткәне өчен Фәрһат Аюповка рәхмәтләрен белдерделәр. Ифтар күмәк дога кылу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев