Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район үзәгендә Җиңү көне

9 майда киң күләмле чара үтә. Сәгать 10.00 да шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә тантаналы митинг башлана. Район предприятиеләре һәм оешмалары Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган дивар итәгенә веноклар куячаклар. Монда ук якташыбыз...

9 майда киң күләмле чара үтә.


Сәгать 10.00 да шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә тантаналы митинг башлана.
Район предприятиеләре һәм оешмалары Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган дивар итәгенә веноклар куячаклар. Монда ук якташыбыз Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә җиңелатлетчылар кроссы һәм автомотоузыш старт алачак.
Мәңгелек ут янында почетлы сакта тору оештырыла.
Район Мәдәният йортының тынлы оркестры музыкасы астында Җиңү парады үтәчәк.
Тантаналы өлештән соң мәйданда балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты була.
Ә кич белән, 19.00 сәгатьтә мәйданда район Мәдәният йорты артистлары концерты, сәүдә, шашлык белән массакүләм күңел ачу була. 9 майда барлык авыл җирлекләрендә дә ветераннар хөрмәтенә тантаналы митинглар, концертлар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 194145 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә тантаналы митинг Аксубай бистәсенең үзәк мәйданы