Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район үзәгендә – Беренче май

Аксубай районында беренче май бәйрәмен массакүләм күңел ачу белән каршы алдылар. Чара башланыр алдыннан бер сәгать элек явып узган яңгыр да беренче җылы кичне ачык һава астында гомуми бәйрәм мохитендә хозурланып үткәрергә теләүчеләрне куркытмады. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда көчле музыка яңгырады, сәүдә киң колач алды, шашлыкның хуш исе тирә-якка таралды....

Аксубай районында беренче май бәйрәмен массакүләм күңел ачу белән каршы алдылар.



Чара башланыр алдыннан бер сәгать элек явып узган яңгыр да беренче җылы кичне ачык һава астында гомуми бәйрәм мохитендә хозурланып үткәрергә теләүчеләрне куркытмады. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда көчле музыка яңгырады, сәүдә киң колач алды, шашлыкның хуш исе тирә-якка таралды.
Монда совет чорындагы кебек гаиләләре һәм балалары белән кулларына шарлар тоткан халык төркеме җыелды.


"Җиңү мае" концерты программасын күп кенә бәйге җиңүчеләре, лауреатлары һәм дипломантлары - район Мәдәният йорты баянчылары ансамбле ачып җибәрде.


Аксубайлыларны һәм кунакларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.


- Беренче май бәйрәменең барлыкка килү тарихы совет заманына барып тоташса да, ул бүгенге көндә дә Аксубай яшьләре һәм өлкән буын вәкилләренең яраткан бәйрәме булып кала бирә. Яшь аермасы һәм һөнәрләрнең төрле булуына карамастан, ул барысын да берләштерә, безнең күпмилләтле халыкны бердәм бәйрәмгә җыя. Районның чәчәк атуы, булачак уңыш, һәр кешенең иминлеген берләштергән тырыш хезмәт бәйрәме ул, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе. Район үзәге халкын һәм килгән кунакларны район Мәдәният йорты һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары сәламләде. Концерттан соң ачык һава астында дискотека башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев