Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район үзәге халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 миллион сумнан артык тиешләр.

Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре белән үткәрелгән түгәрәк өстәл барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов белдерде. Моның1 миллион 800 мең сумы - район үзәгендә күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең күчмә бурычы. Әйтик, август ае өчен генә дә, норматив буенча күрсәтелгән исәпләүләр буенча аксубайлылар шундый ук сумманы түләргә тиешләр. Әмма күпчелек кешеләр...

Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре белән үткәрелгән түгәрәк өстәл барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов белдерде.


Моның1 миллион 800 мең сумы - район үзәгендә күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең күчмә бурычы. Әйтик, август ае өчен генә дә, норматив буенча күрсәтелгән исәпләүләр буенча аксубайлылар шундый ук сумманы түләргә тиешләр. Әмма күпчелек кешеләр счетчиктан файдалану сәбәпле, әлеге сумма 1,5 миллион сумга кадәр кими.
- Бүгенгесе көндә район үзәге кешеләре әлеге сумманың яртысын гына түләделәр,-дип әйтте Анатолий Горбунов. - Сентябрь узып бара, ә кешеләр узган айдагы хезмәтләр өчен дә түләргә ашыкмыйлар. Алда - җылыту сезоны, көн кыскара, уттан һәм газдан файдалану ихтыяҗы күпкә артачак. Димәк, бурыч суммасы да күтәреләчәк.
Әгәр шәхси секторда, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр белән турыдан-туры килешүләр төзеп ут, газ, су өчен һәркем үзе өчен түләсә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр исә, килешүне үзләренең идарә итүче компанияләре яки ТСЖ аша төзиләр. Ә аларның түләү кәгазьләрендә капиталь ремонт (сүз уңаенда, күпләр бу пункт белән килешмиләр), бинаның агымдагы ремонты, өйдәге электр челтәрләрен ремонтлау кебек түләүләр дә кертелә. Идарә итү компаниясе начальнигы Мансур Сәхабетдинов сүзләренә караганда, ай азагында хезмәт күрсәтүчеләр күрсәтелгән хезмәтләргә нигезләнеп, башкарылган эшләр актын тәкъдим итәләр. Тик кулланылган хезмәтләр күләме өчен түләүләр кимрәк булып чыга. Һәм бу күпләрнең күрсәтелгән хезмәтләрне исәпкә алучы счетчиклар куюларына карамастан. Нәтиҗәдә кешеләрнең бурычы йортлар, өйләр, территорияләр, подъездларны төзекләндерү турында кайгыртучылар, чүп-чар чыгаручылар - торак хуҗалары ширкәте (ТСЖ) яки идарә итү компаниясе өстенә төшә. Соңгыларның бурычы шактый җыелган - ТСЖ «МТС» 105 мең сум тиеш, ТСЖ «Вера» - 43 мең сум, ТСЖ «СХТ» - 24 мең, ТСЖ «Скворечники» - 89 мең, «Лотос» - 315 мең, идарә итү компаниясе - 1 миллион 206 мең сум.
Идарә итү компаниясенең бурычы аеруча зур. Бу аңлашыла да, чөнки аның карамагында күпфатирлы 108 йорт, 860 якын фатир бар. Ә тиздән атап үткән ТСЖ лар да әлеге компания карамагына күчәчәк. Монда түләмәүчеләр белән ничек көрәшәләр икән?
- Бүгенгесе көндә идарә итү компаниясе тарафыннан 400 мең сумга якын сумманы түләтү дәгъвасы белән судка җитмештән артык гариза бирелде, - дип аңлатты идарә итү компаниясе директоры. Бурычлары булган кешеләр белән көрәшәбез һәм көрәшәчәкбез дә. Түләмәүчеләрнең финанс хәле нинди генә авыр булмасын, торак турында закон һәркем өчен бер.
Сүз уңаенда, түләү сроклары да Торак кодексы маддәсендә күрсәтелгән - исәп ясаганнан соң, киләсе айның 10 на кадәр, дөрес, түләү квитанцияләрендә 26-28 нче числолар күрсәтелә. Хезмәт күрсәтүчеләр түләү срогын озайталар да әле. Түләмәгән очракта хуҗага кисәтү җибәрелә, кисәтүгә игътибар бирмәгән очракта эш судка җибәрелә. Аеруча зур сумма тиешле булган аксубайлы ларга, мәсәлән, аңлап карыйлар - алар белән бурычны үзләре теләп каплау хакында язма килешү төзиләр. Үз йөкләмәләрен үтәмәгән очракта гына эш судка җибәрелә.
-Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүне аңлатучы сәбәпләр булырга тиеш түгел, -дип әйттеләр түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Моңа өстәп, Татарстанда аз тәэмин ителгән гражданнарга түләгән сумманың кайбер өлеше субсидия буларак әйләнеп кайта.
Су, ут, газ һәм башка хезмәтләр өчен түләмәүчеләр исемлеге контрольдә тотыла һәм арта барган бурычлар уйланырга мәҗбүр итәләр. Бурычны теләсә нинди алымнар белән - суд карары буенча бурыч суммасын эш хакыннан басып калып яки суд приставлары карары буенча милекне алып мәҗбүри рәвештә түләтәләр. Моңа өстәп бары тик шуны гына әйтәсе килә: коммуналь хезмәтләр өчен түлә һәм тынычлап йокла.
Людмила ЖАРЕНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев