Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район үзәге чистарды

Узган атна азагында ведомство биналары һәм оешмалары территорияләрен тәртипкә китерү буенча шимбә өмәләре оештырылды. Традицияләр үзгәрмәде: массакүләм шимбә өмәләре апрель азагында үткәрелә. Еллар үтү белән алар ничек кенә аталмасын-Ленин өмәсеме, Аксубайны төзекләндерү буенча шимбә өмәләреме, аларның максаты бер-чистарту, тәртип урнаштыру. Бу көнне район үзәгендә җанлылык хөкем сөрде-"Татмедиа" ААҖ филиалы-район газетасы,...

Узган атна азагында ведомство биналары һәм оешмалары территорияләрен тәртипкә китерү буенча шимбә өмәләре оештырылды.

Традицияләр үзгәрмәде: массакүләм шимбә өмәләре апрель азагында үткәрелә. Еллар үтү белән алар ничек кенә аталмасын-Ленин өмәсеме, Аксубайны төзекләндерү буенча шимбә өмәләреме, аларның максаты бер-чистарту, тәртип урнаштыру. Бу көнне район үзәгендә җанлылык хөкем сөрде-"Татмедиа" ААҖ филиалы-район газетасы, элемтә, почта, Совет, башкарма комитет һәм башка оешмалар вәкилләре тырмавычлар, көрәкләр, себеркеләр белән эшләделәр.

Мазилин урамында да эш кайнап торды-монда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты бригадасы карт агачларны кисү белән мәшгуль булды, "Хыял" приюты, техникум, шифаханә, май заводы, газ хезмәте, "Юность" спорт комплексы, финанс-бюджет палатасы, күпфункцияле үзәк, Федераль казначейлык, мәктәпләр территорияләрне җыештыру эшен тулы куәткә алып бардылар. Кайбер административ биналар үз территорияләрен җомга көнгә кадәр үк җыештырганнар. Шимбә көнне укучылар һәм район үзәгенең кайбер оешмалары эшчеләре дә үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырырга чыктылар.

Совет аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков белән район үзәген иңгә-буйга карап чыкканда, җомга көнне шәхси эшмәкәрләр кибетләре янында бернинди җанлылык та сизелмәде.

-Шимбә өмәләре атна саен үткәреләчәк,-дип әйтте Леонид Жуков. -Бөек Җиңү көненә бистә чиста, матур булырга тиеш. Бу көнгә кадәр кыш буена тупланган чүп-чарны җыештырып, урамнарны чистартырга кирәк. Аерым йорт белән яшәүчеләр дә әлеге мөһим чарадан ягада калмаслар дип ышанам. Әлегә бакчаларда эш башланмаган, шуңа да саф һавада бер-ике сәгать эшләү үзең өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев