Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район язгы ташуга әзер

Быел Татарстанда язгы ташулар куркыныч тудырмаячак. Бу турыда сишәмбе көнне Татарстан Хөкүмәте йортында узган видеобрифингта әйттеләр. Шуңа карамастан, коткаручылар барлык ашыгыч хезмәтләргә дә әзер торырга киңәш итте. Бу мәсьәлә аеруча да күп кар яткан районнарга һәм җирлекләргә кагыла. Казан шәһәре, Арча, Яшел Үзән, Питрәч, Чистай, Аксубай районнары территорияләрендә урнашкан 220...

Быел Татарстанда язгы ташулар куркыныч тудырмаячак.

Бу турыда сишәмбе көнне Татарстан Хөкүмәте йортында узган видеобрифингта әйттеләр. Шуңа карамастан, коткаручылар барлык ашыгыч хезмәтләргә дә әзер торырга киңәш итте. Бу мәсьәлә аеруча да күп кар яткан районнарга һәм җирлекләргә кагыла. Казан шәһәре, Арча, Яшел Үзән, Питрәч, Чистай, Аксубай районнары территорияләрендә урнашкан 220 торак пунктка су басу куркынычы яный.
-Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында без районның ташуга әзерлек мәсьәләсен тикшердек. Дөрестән дә, Сөлчә елгасы буенда урнашкан торак пунктлар - Аксубай, Кәкре Күл, Сөнчәле, Киса авылларына су басу куркынычы яный, - дип хәлгә аңлатма бирде комиссия рәисе Анатолий Горбунов. - Март башында ук әлеге табигать бәла-казасына каршы саклану чаралары эшләнелгән иде.
Җитәкчеләргә һәм авыл җирлекләре башлыкларына елгалар ачылганчыга кадәр гидропостлар оештырып, аларның эшчәнлеген тәэмин итү, ташу вакытында кар суларының күтәрелү куркынычы булган территорияләрдә даими күзәтү алып бару бурычы йөкләнде. Шулай ук йортларга кереп, тикшерүләр оештырып, су басу вакытында саклану чараларын исләренә төшерү максатыннан су басу куркынычы булган территорияләрдә яшәүче гражданнар белән җыенннар үткәрергә киңәш ителде. Су баскан очракны истә тотып, мондый зоналардан кешеләрне эвакуацияләү планы да төзелде. Килеп туган хәлне "Роспотребнадзор" да күзәтү астында тота, ул эчә торган суның сыйфатын тикшерә, юл хезмәткәрләре су үткәрү торбалары торышын контрольгә алып, юл-төзелеш техникасын даими әзерлектә тоталар, шулай ук ашыгыч авария-коткару эшләре үткәрергә туры килгәндә, чуерташ, вак таш, блоклар запасын булдырганнар.
Электр челтәрләре компаниясе су басу куркынычы булган зоналарда һава электр үткәргечләре линиясенең терәк баганаларын тикшерәләр. Ә район мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә язгы каникул алдыннан укучылар белән ташу вакытында кешеләрнең үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча өстәмә дәресләр үткәрделәр.
- Без язгы ташуга әзерлекне март башында ук башлыйбыз - эрегән кар суларының район үзәгендә урнашкан Золин, Мазилин, Октябрь урамнарына таба агып килү куркынычын булдырмас өчен суүткәргеч торбаларны чистарттык, - дип аңлатты шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитет җитәкчесе Леонид Жуков. - Су басу куркынычы булган урыннарда көздән үк боз утырып калу куркынычын тудырган куакларны кистек. Гидропостлар оештырылган.
-Төнлә күзәтелгән түбән температурага бәйле карның кискен эрүе әлегә тоткарланып тора, - дип билгеләп үтте районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Без сулыкларда су күләмен һәм ситуацияне контрольдә тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев