Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район яшелләндерелә

"Яшел Россия" Бөтенроссия экология өмәсенә Аксубай районы да актив кушылды. Барлык предприятие һәм оешмалар административ биналар территориясендә тәртип салу өчен өмәгә чыктылыр - үләннәрне чаптырдылар, чәчәк түтәлләрен утадылар, себерделәр, чистарттылар. Районның үзәк мәйданында да өмә оештырылды - иртән иртүк төзелеш эшләре алып барылган фонтан янында тәртип урнаштырдылар. - Җәйге чорда...

"Яшел Россия" Бөтенроссия экология өмәсенә Аксубай районы да актив кушылды.


Барлык предприятие һәм оешмалар административ биналар территориясендә тәртип салу өчен өмәгә чыктылыр - үләннәрне чаптырдылар, чәчәк түтәлләрен утадылар, себерделәр, чистарттылар. Районның үзәк мәйданында да өмә оештырылды - иртән иртүк төзелеш эшләре алып барылган фонтан янында тәртип урнаштырдылар.
- Җәйге чорда мондый массакүләм чараларны һәр атна саен үткәреп килсәк тә, бистә Бөтенроссия экология өмәсеннән дә читтә калмады. Предприятие һәм оешмалар коллективларына өмәдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм,-диде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков. - Совет чорындагы "Бистә - безнең йорт - аның турында без кайгартырга тиеш" - дигән лозунгларны искә төшерегез - ул хәзер дә актуаль. Бистә халкы моны яхшы аңлый - бистәдә без тәртипне бергәләп салабыз, чөнки моны бездән башка кем эшләсен? Муниципалитет вәкиле сүзләренә караганда, экологик өмәләр сентябрь аенда да дәвам итәчәк, чөнки без Мазилин урамы буйлап һәм бистә үзәгендә нарат, чыршы, юкә, миләш үсентеләре утыртырга планлаштырабыз..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев