Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район уңышларын билгеләп үттеләр

Бу атнада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов районда эш визиты белән булып киттеләр. Бу көнне республиканың беренче затлары төбәкләрдә тукталып, җирле җитәкчеләр белән очрашып, Кама аръягы зонасының берничә районы өстеннән вертолетта очып үттеләр. Кунаклар «Аксу Агро» басуына төшәр алдыннан...

Бу атнада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов районда эш визиты белән булып киттеләр.


Бу көнне республиканың беренче затлары төбәкләрдә тукталып, җирле җитәкчеләр белән очрашып, Кама аръягы зонасының берничә районы өстеннән вертолетта очып үттеләр.
Кунаклар «Аксу Агро» басуына төшәр алдыннан район башлыгы Камил Гилманов белән бергә райондагы чәчүлекләр торышын карап, басу-кырлар өстеннән очып әйләнделәр. Фәрит Хәйруллович авыл хуҗалыгы формированиеләре генераль директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ вәкилләре һәм районның башка җитәкчеләре белән очрашуда соңгы елларда Аксубай районының югары икътисади үсеш темпларына аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, аксубайлылар авыл хуҗалыгы производствосында ирешелгәннәрне саклап һәм арттырып, дөрес юлдан баралар. Авыл кешеләре мөгезле эре терлекләрне саклап калып, аларның санын һәм продуктлылыкны арттыруга да ирешкәннәр, игенчелектән дә яхшы уңыш алалар. Шулай ук социаль өлкәдә дә яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә. Атап әйткәндә, юллар, йортлар, ФАП лар һәм башка объектлар төзү яхшы темплар белән алып барыла.
Марат Готович нигездә кыр эшләре, чәчүне сыйфатлы һәм үзвакытында алып бару турында сөйләде. Аксубай районы бөртекле сабан культураларын чәчүне республикада беренчеләрдән булып төгәлләде. Министр терлекчелектәге уңышларны да шулай ук уңай яктан билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, район зур уңышларга ирешкән, әмма алга таба да казанышларга ирешү өчен резервлар бар.
Очрашуда катнашучылар ТР Хөкүмәтенең савым сыерларын асрауны субсидияләштерү турындагы карар кабул итүен күтәренке рух белән кабул иттеләр. Шулай ук «ТР да гаилә фермалары» һ.б. прграммалар да дәвам итәчәк.
Очрашу барышында республика җитәкчеләренә сораулар бирелде. Фермерлар, нигездә ашлык, ит бәясе һәм аларны сату юллары белән кызыксындылар. Билгеләп үтелгәнчә, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен ике як өчен дә файдалы булган бәядән сатуны оештыру буенча күп эшләр башкарыла. Моның өчен республика программалары төзелә, аларның күбесе төгәлләнү стадиясендә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге программаларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Шуларның берсе фермерлардан һәм шәхси хуҗалыклардан продукция сатып алу буенча кооперативлар булдыру.
Марат Готович очрашуга йомгак ясап, үсемлекләрне чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы тәрбияләү буенча эш принциплары һәм азык хәзерләүгә әзерлек мәсьәләләренә тукталды.
Фәрит Мөхәммәтшин китәр алдыннан җыелучыларга район үсешендә алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе министры Марат Әхмәтов ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин