Район планеркасыннан
Үткән пәнҗешәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында барлык җитәкчеләр катнашында киңәйтелгән район планеркасы үтте. Планерканы район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Көн темасына агымдагы эшләр һәм киләчәк перспективалар буенча күп мәсьәләләр кертелде. Җыелучылар УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимовның районда шикәр чөгендере һәм кукурузны җыеп алу турындагы докладын тыңладылар. Ул шулай ук...
Үткән пәнҗешәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында барлык җитәкчеләр катнашында киңәйтелгән район планеркасы үтте.
Планерканы район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Көн темасына агымдагы эшләр һәм киләчәк перспективалар буенча күп мәсьәләләр кертелде. Җыелучылар УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимовның районда шикәр чөгендере һәм кукурузны җыеп алу турындагы докладын тыңладылар. Ул шулай ук терлекләрне кышкы режимга күчерү һәм авыл хуҗалыгы техникаларын саклауга кую эшләренең төгәлләнүе турында да хәбәр итте.
Өлкәннәр көненә багышланган декада турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, халыкны мобилизицияләү мәсьәләләре буенча район башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе Рәшит Гәрәев һәм ПЧ-102 начальнигы Әхтәм Насретдинов чыгыш ясады.
Бистәнең үзәк урамын төзекләндерү барышы турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Илдар Ислямов сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев