Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район мөфтиен казый итеп билгеләделәр

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте республиканың Көньяк төбәге казые итеп Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровны билгеләде. ТР Диния Нәзарәтенең Түбән Камада үткән чираттагы пленумында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин шундый карарын игълан итте. Районның мөселманнар берлеге әлеге хәбәрне шатланып кабул итте. Равил Зөфәров 1973 елда Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган....

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте республиканың Көньяк төбәге казые итеп Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровны билгеләде.


ТР Диния Нәзарәтенең Түбән Камада үткән чираттагы пленумында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин шундый карарын игълан итте. Районның мөселманнар берлеге әлеге хәбәрне шатланып кабул итте.

Равил Зөфәров 1973 елда Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нурлат мәдрәсәсендә, ә аннан соң Төркия һәм Сүриянең дини учреждениеләрендә белем алган. 1997 елда Аксубай мәчете имам-хатыйбы итеп билгеләнә, ә инде бер елдан соң ул район мөхтәсибәтен җитәкли. Равил Зөфәров мөхтәсибәткә җитәкчелек иткән дәвердә Яңа Кармәт, Яңа Үзи һәм Иске Кыязлы авылларында мәчет салына, бүгенгесе көндә Аксубай мәчете реставрацияләнә һәм аңа капиталь ремонт ясала.
Мөхтәсибнең актив позициясе ярдәмендә Иске һәм Яңа Ибрай авылларында, Кызыл Тауда мәдрәсә ачылды. Район мәчетенә җомга намазына йөзләгән мөселман килә, мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә ике йөздән артык бала һәм йөзләгән өлкән кеше ислам дине сабагы ала, шул исәптән ир-атлар да, хатын-кызлар да.

-Казый буларак, минем бурычым - Аксубай, Әлки, Спас, Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары мөхтәсибәтләре, мәхәлләләр эшен контрольләү. Безнең район территориясендә генә дә 28 мәчет бар, шуларның өчесе йөз елдан артык эшләп килә, бу - Яңа Үзи, Яңа Ибрай һәм Иске Татар Адәмсуы гыйбадәтханәләре. Чистай районы территориясендә алар саны 30. Бергәләп эшләр, проблемаларны хәл итәр һәм бер-беребезгә булышыр өчен, барлык мөселман гыйбадәтханәләрен йөреп чыгарга, һәр районның мөхтәсибе, имамы белән шәхси очрашырга планлаштырам, - дип әйтте казый.

Равил Зөфәров эшлекле сәфәр белән Әлки һәм Яңа Чишмә районнарында булды инде. Яңа вазыйфага керешү сәбәпле ул яшәү урынын алмаштырмаячак, тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп, элеккеге кебек үк, Аксубайда яшәячәк. Аксубай мәчете имамы һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын да үтәячәк.

-Безнең районда төрле милләт кешеләре дус, тату яши, район башлыгы Камил Гилманов, хакимият җитәкчеләре һәрдаим ярдәм күрсәтәләр, Аксубай һәм Нурлат районнары Благочинные Александр Качаев белән үзара аралашып яшибез, - дип әйтте Равил Зөфәров район газетасы хәбәрчесенә. -Уртак эшчәнлегебездә үзенчәлекле тәҗрибәбез дә бар, без дини генә түгел, шулай ук рухи-әхлакый юнәлештәге чараларда да актив катнашабыз.

Район халкы исеменнән Равил хәзрәтне яңа вазыйфага керешүе белән тәбриклибез. Бу эшендә дә аңа уңышлар юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев