Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район Мәдәният йортында каникуллар

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел каникулларында өлкәннәргә дә, балаларга да боегып утырырга ирек бирмәячәк. 4 гыйнварда сәгать 10.30 да монда балалар өчен "Шаян уен" яңа ел чарасы уза. 5 гыйнварда сәгать 10.30 да нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен "Кар өеме" мавыктыргыч программа планлаштырылган. 6 гыйнварда сәгать 10.30 да балалар...

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел каникулларында өлкәннәргә дә, балаларга да боегып утырырга ирек бирмәячәк.

4 гыйнварда сәгать 10.30 да монда балалар өчен "Шаян уен" яңа ел чарасы уза. 5 гыйнварда сәгать 10.30 да нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен "Кар өеме" мавыктыргыч программа планлаштырылган. 6 гыйнварда сәгать 10.30 да балалар өчен "Раштуа күчтәнәче" чарасы оештырыла. 8 гыйнварда 12.00 сәгатьтә - Раштуа концерты. 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә төп сәхнәдә иске Яңа елны каршы алуга багышланган Чистай шәһәренең иң яхшы бию коллективлары катнашкан "Тылсымга ышансаң әгәр" дип аталган зур концерт уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев