Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район Җиңүнең 70 еллыгына әзер

Аксубай районында Җиңүнең 70 еллык юбилее бик үзенчәлекле рәвештә билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәмгә әзерлек район күләмендә ике ел бара инде. Тантаналы митинг һәм Җиңү парады узачак мәйданга аерым игътибар бирелде. Монда карт агачларны кистеләр, чыршылар утырттылар, клумбалар ясадылар. Ә мәйданга керү юлына "Сугыш һәм хезмәт батырлары аллеясы" дигән арка ясалды,...

Аксубай районында Җиңүнең 70 еллык юбилее бик үзенчәлекле рәвештә билгеләп үтеләчәк.



Әлеге бәйрәмгә әзерлек район күләмендә ике ел бара инде. Тантаналы митинг һәм Җиңү парады узачак мәйданга аерым игътибар бирелде. Монда карт агачларны кистеләр, чыршылар утырттылар, клумбалар ясадылар. Ә мәйданга керү юлына "Сугыш һәм хезмәт батырлары аллеясы" дигән арка ясалды, район халкы һәм кунаклар геройларның исемнәрен биредә урнаштырылган стеллалардан укып беләчәкләр.


9 нчы майга район үзәгендә һәм авылларда герой-якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне ремонтлап, яңартып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм җиңеп кайтканнарның исемнәрен мәңгеләштерделәр.


Быел тантаналы митинг Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры һәм барабанчылары авазлары астында узачак. Мәйданда кыр табыны оештырыла һәм теләүчеләр солдат боткасыннан авыз итә ала. Районда беренче тапкыр "Үлемсез полк" акциясе уза - мәйданда сугыш геройлары фотоларын тоткан мәктәп укучылары парады була.


Быел беренче тапкыр Җиңүнең юбилейлы елы уңаеннан махсус әфган сугышчылары формаларына киенгән сугышчы-интернационалчылар парады мәйдан буйлап үтәчәк.


Аксубай районында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары 8 нче май көнне үк башлана. Районның төп сәхнәсендә - Мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә "Җиңү мае" дип исемләнгән бәйрәм концерты, ә 19.00 сәгатьтә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдинның аксубайлыларга бүләге - татар эстрадасы концерты була.


9 нчы май - Җиңү көнендә 8.00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында мактаулы каравыл сакта торачак. 10.00 сәгатьтә митинг башлана, аннары традицион рәвештә венок кую, бер минут тынлык һәм Җиңү хөрмәтенә залп бирелә.


Мәйданда Советлар Союзы герое Григорий Григорьевич Романов истәлегенә автомото һәм җиңел атлетика буенча узышларга старт биреләчәк.
Мәйданда "Яшәү өчен" дигән театральләшкән тамаша күрсәтеләчәк, район җитәкчелегеннән һәм данлыклы кунаклардан сугыш ветераннары хөрмәтенә бәйрәм котлаулары яңгыраячак.


9 май кичендә үзәк мәйданда 19.00 сәгатьтә массакүләм күңел ачу башлана, аны районда беренче тапкыр старт алган бию проекты - "Җиңү вальсы" ачып җибәрә. Район мәктәпләре укучыларыннан оешкан унлап пар төп мәйданда вальс әйләнәчәк, барлык теләүчеләр аларга кушыла ала.
22.00 сәгатьтә Аксубай күгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм салюты утлары балкыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев