Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район газетасы призына турнир

Якшәмбе көнне Аксубай районы Яшьләр үзәгендә "Сельская новь" газетасы призына 18 нче традицион шахмат турниры үткәрелде. Аны редакция коллективы районның Яшьләр һәм спорт эше буенча комитеты белән берлектә оештырды һәм Халык бердәмлеге көненә багышланды. -Әлеге турнирның иң беренче оештыручысы Валерий Александров Горбунов булды. Аны үткәрү инициаторлары арасында безнең коллегабыз-Александр Трофимов,...

Якшәмбе көнне Аксубай районы Яшьләр үзәгендә "Сельская новь" газетасы призына 18 нче традицион шахмат турниры үткәрелде. Аны редакция коллективы районның Яшьләр һәм спорт эше буенча комитеты белән берлектә оештырды һәм Халык бердәмлеге көненә багышланды.


-Әлеге турнирның иң беренче оештыручысы Валерий Александров Горбунов булды. Аны үткәрү инициаторлары арасында безнең коллегабыз-Александр Трофимов, СПТУның элеккеге директоры Юрий Сухалов, педагог Павел Егоров бар иде. Бу еллар дәверендә призерлар арасында районның иң көчле шахматчыларының исемнәре ачыкланды,-дип әйтте турнирны ачып, газета мөхәррире Айдар Моратшин. Соңгы елларда мондый турнир ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында да уздырыла. Димәк, танылган шахматчыларның эшен дәвам итүчеләр бар, газетаны укучы яшьләр дә үсә.
Шахмат тантанасында район газетасына язылу уйнаттылар.
18 нче турнир һәм Халык бердәмлеге көне белән турнирда катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров тәбрикләде.
Шунысы куанычлы, 1996 елда башланган район газетасы призына турнир үткәрү традициясе әле дә яши. Аңарда районның көчле шахматчылары катнаша, яңа исемнәр ачыла, - дип билгеләп үтте Сергей Александров.
Башкарма комитет исеменнән ул районда шахмат спортын үстерүгә зур көч куйган ветераннарга, шәхсән педагогия хезмәте ветераны Геннадий Горбатовка рәхмәтен белдерде.
Шахмат уены ветераны Геннадий Горбатов һәм аның кече коллегасы-район шахмат клубы директоры Геннадий Горбунов турнирда катнашучыларга хәер-фатихасын бирде.
Быелгы-унсигезенче турнир үзенчәлекле булды, чөнки быел ул Халык бердәмлеге көненә багышланды. Әлеге турнирда егермедән артык кеше катнашты. Аларның күпчелеге ел саен катнашучылар булса, яңалары да җитәрлек иде. Хәтта студентлар да кайткан. Турнирда иң яшь катнашучы-2 нче Аксубай урта мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Иван Шишкин үз уенын тәмамлагач, осталар уйнаганын карап- өйрәнеп торды.
-Турнирда беренче тапкыр катнаштым, шахмат осталыгына мәктәптә тренер Геннадий Горбуновтан өйрәнәм,-ди Ваня.
Иң яшь шахматчы буларак, аңа редакциянең Мактау грамотасы тапшырылды, ә аның әнисе-Татьяна, бүләк өчен рәхмәт әйтеп, әлеге грамота улына яңа уңышлар яулар өчен стимул булачак, диде.
Ир-атлар арасында Михаил Водышев, Сәлихҗан Сафин һәм Савелий Купцов җиңүчеләр булдылар һәм беренче-өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында-Диләрә Латыйпова (2 нче Аксубай урта мәктәбе), Ольга Кузьмина һәм Юлия Муртазина (Иске Кармәт төп мәктәбе) җиңү яуладылар. Укучылар арасында Сергей Новичков, Данила Михайлов (Иске Кармәт төп мәктәбе) һәм Никита Убейкин (2 нче Аксубай урта мәктәбе) призер булдылар. Шахмат турниры ветераны, районда шахмат спортын үстерүгә күп көч куйган Геннадий Александрович Горбатовны аерым грамота белән бүләкләделәр.Призлы урыннар алучыларның барысы да район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, шахмат клубы директоры Геннадий Горбунов кулыннан грамоталар, ә беренче урынны яулаучылар шуңа өстәп 2014 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев