Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район башлыгы кубогына

Үткән шимбә көнне «Юность» спорт комплексында Аксубай муниципаль районы башлыгы кубогына яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча ачык турнир узды. Үткән ел республика самбочылары мәктәп укучыларының VIII Спартакиадасы кысаларында безнең спорт комплексында көч сынашканнар иде. Менә шуның өчен күпләр аксубайлыларның турнирда катнашырга чакыруларына теләп риза булдылар. Ярышларга ун команда...

Үткән шимбә көнне «Юность» спорт комплексында Аксубай муниципаль районы башлыгы кубогына яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча ачык турнир узды.


Үткән ел республика самбочылары мәктәп укучыларының VIII Спартакиадасы кысаларында безнең спорт комплексында көч сынашканнар иде. Менә шуның өчен күпләр аксубайлыларның турнирда катнашырга чакыруларына теләп риза булдылар.
Ярышларга ун команда килгән иде, татарстанлылардан тыш, анда Самара өлкәсеннән дә командалар катнашты. Әлеге спорт чарасына ТР җыелма командасының өлкән тренеры Әнәс Сәгъдиев та килгән иде. Александр Скворцов ярышларның баш хөкемдары булды. Яшь спортчылар авырлык категорияләрендә көч сынаштылар.
Безнең спортчылар узган елдагы кебек үзләренең яхшы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Шулай итеп, Михаил Горожанкин, Дмитрий Крюков, Анатолий Иванов һәм Диана Латыйпова үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны алдылар. Валерий Сулбаев, Павел Калуков, Аркадий Детков, Ильвира Салахова һәм Гөлназ Әбрарова икенче урыннарны яуладылар. Аксубайлылар Стас Чернышев, Айнур Төхвәтуллин, Булат Әхмәтов, Петр Мартынов, Рушан Ганиев, Салават Тимбиков, Богдан Мөхетдинов, Роман Шугаев, Евгений Ласточкин, Алексей Орлов, Рушат Хөсәенов, Илшат Җаләлетдинов, Илназ Хәмәдиев, Ольга Шугаева, Рәзилә Хәмитова, Альбина Сәйфуллина һәм Айсылу Фәрхетдинова барлык авырлык категорияләрендә дә диярлек өченче урыннарны алдылар. Аларның барысы да тренерлар Александр Скворцов, Зөфәр Мөдәррисов һәм Җәмил Сәйфуллин шәкертләре.
Команда ярышларында безнең район спортчылары беренче урынны яулап, район башлыгы кубогын үзләрендә калдырдылар, икенче урын-чистайлыларда, Самара өлкәсе командасына өченче урын бирелде.
Район башлыгы Камил Гилманов ярыш җиңүчеләрен грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләде.
Ярышларда катнашучылар самбочылар очрашуын оештырганнары өчен район башлыгына, спорткомплекс, ДЮСШ һәм ПЛ-88 җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев