Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район башлыгы Кубогын бирмәделәр

Үткән шимбәдә республиканың алты районы көрәшчеләре Аксубай районы башлыгы Кубогына көч сынаштылар. Татар-башкорт спорт көрәшендә 1998 елда туган һәм яшьрәкләр катнашты. Ярышларда катнашучылар сигез авырлык төркеменә бүленделәр һәм шуларның җидесендә Аксубай көрәшчеләре үзләрен иң көчлеләр итеп күрсәттеләр. Егетләрнең бишесе Айнур Төхвәтуллин, Салават Вәлиуллин, Илнар Гелметдинов, Рәҗәп Мифтәхов һәм Александр Крайнов...

Үткән шимбәдә республиканың алты районы көрәшчеләре Аксубай районы башлыгы Кубогына көч сынаштылар.


Татар-башкорт спорт көрәшендә 1998 елда туган һәм яшьрәкләр катнашты. Ярышларда катнашучылар сигез авырлык төркеменә бүленделәр һәм шуларның җидесендә Аксубай көрәшчеләре үзләрен иң көчлеләр итеп күрсәттеләр. Егетләрнең бишесе Айнур Төхвәтуллин, Салават Вәлиуллин, Илнар Гелметдинов, Рәҗәп Мифтәхов һәм Александр Крайнов үзләренең авырлык категориясендә җиңүче булдылар. Калган егетләр мактау пьедесталының икенче һәм өченче баскычына күтәрелделәр.
Бары тик 36 килограммга кадәрле авырлык үлчәмендә генә безнең көрәшчеләрдән призерлар булмады. Монда Алексеевск һәм Нурлат спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Аның каравы иң авыр категория - 50 килограммга кадәрле авырлык үлчәмендә барлык өч призлы урынны да аксубайлылар алды. Ярышларны ачкан һәм аңа йомгак ясаган район башлыгы Камил Гилманов, ярышлар килешүле үтәчәк дигән идем һәм ул шулай булды да, диде җиңүчеләргә медальләр һәм төп кубокны тапшырып. Укучыларга аңлашылганча, төп Кубок, безнекеләрнең күршеләрдән көчлерәк булуларын дәлилләп, район көрәшчеләре кулында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай районы башлыгы Кубогына көч сынаштылар