Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район башлыгы гранты

Узган сишәмбедә районның ун укучысы Аксубай муниципаль район башлыгы Гранты белән бүләкләнделәр. Камил Гилманов сәләтле, талантлы балаларга - бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләргә, Россия дәрәҗәсендә уңыш яулаган спортчыларга Грант сертификатлары тапшырды. Сертификат ияләре өч мең сум күләмендә акча алачак, әлеге акча аларның шәхси яки әти-әниләре счетына күчереләчәк....

Узган сишәмбедә районның ун укучысы Аксубай муниципаль район башлыгы Гранты белән бүләкләнделәр.


Камил Гилманов сәләтле, талантлы балаларга - бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләргә, Россия дәрәҗәсендә уңыш яулаган спортчыларга Грант сертификатлары тапшырды. Сертификат ияләре өч мең сум күләмендә акча алачак, әлеге акча аларның шәхси яки әти-әниләре счетына күчереләчәк.
Әлеге грантка ия укучылар - алар үзләре белем алган мәктәпкә, районга дан алып килүче йолдызчыклар. Болар Иске Ибрай урта мәктәбеннән һәм 3 нче Аксубай урта мәктәбеннән олимпиада җиңүчеләре Илзидә Хәйруллина һәм Әдилә Яфизова, Иске Мокшино урта мәктәбеннән унберенче сыйныф укучысы Айгөл Бикулова; фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре һәм призерлары Иске Ибрай һәм Түбән Татар Майнасы урта мәктәпләреннән унынчы сыйныф укучылары Гүзәл Гелметдинова һәм Мәрьям Насыйрова, Сөнчәле урта мәктәбеннән унберенче сыйныф укучысы Алексей Столин; спорт казанышлары белән билгеләп үтелгән укучылар - Аксубай лицееннан тугызынчы сыйныф укучысы Инзилә Ибраһимова һәм Сөнчәле урта мәктәбеннән унберенче сыйныф укучысы Павел Калуков; "Сәләтле йөз авыл баласы" бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре исәбенә кергән Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән унынчы сыйныф укучысы Александр Краснов; "21 гасыр Кулибины" техник конкурс җиңүчесе Иске Ибрай урта мәктәбеннән җиденче сыйныф укучысы Фаил Мусин. Район башлыгы грант ияләрен сәламлап, бүген талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен Россия һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан күп эшләр эшләнә, дип билгеләп үтте.
-Район да үз укучыларына ярдәм итәргә тиеш. Грант сыйфатындагы әлеге ярдәмнең алга таба күркәм гадәткә керүе өчен тырышачакбыз. Еллар үтү белән сез белемле белгечләр буларак районга кайтып, аның иминлеге өчен хезмәт куярсыз дип ышанасы килә, - диде Камил Камалович укучыларның алга таба тагын да зуррак уңышларга, казанышларга ирешүләрен теләп.
Ул сертификатларны һәр укучыга шәхсән тапшырды һәм аларның һәрберсе белән истәлеккә фотога төште. Шулай ук тантанада катнашкан директорларга, талантлы балалар белем алган укытучылар коллективларына яшь талантларны ачуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина грант ияләрен тәбрикләп, аларны укучылар арасында "алтын фонд" дип атады һәм шулай ук талантлы яшьләргә ярдәм итү теләген белдерде. Тантананы алып баручы "ИМЦ" МБУның тәрбия эшләре буенча методисты Гөлкәй Хәйруллина, мәгариф бүлеге белгече Людмила Горбунова да грант ияләре адресына иң изге теләкләрен җиткерделәр. Тантана исә күптән түгел ачылган "Мадагаскар" кафесында үтте, тантаналы өлештән соң грант ияләрен район башлыгы белән бергә бәйрәм табынына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев