Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рамазан гаете мөбәрәк булсын!

Мактау-хәмделәребез, барча барлыкның хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби-кирам дусларына ирешсә иде. Без, мөселманнар, бу айны дулкынланып көттек һәм Раббыбызга карата булган тәкъвалык, тәвәкәллек белән олуг ураза гыйбадәтендә уздырдык, инде Рәхмәт, мәгърифәт, Җәһәннәмнән котылу аен моңсуланып озатабыз. Сөекле рәсүлебез (Аллаһның аңа сәламе...

Мактау-хәмделәребез, барча барлыкның хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби-кирам дусларына ирешсә иде.


Без, мөселманнар, бу айны дулкынланып көттек һәм Раббыбызга карата булган тәкъвалык, тәвәкәллек белән олуг ураза гыйбадәтендә уздырдык, инде Рәхмәт, мәгърифәт, Җәһәннәмнән котылу аен моңсуланып озатабыз. Сөекле рәсүлебез (Аллаһның аңа сәламе булсын): "Кем рамазан аен шатланып каршы алса һәм моңсуланып, кайгырып озатса, ул кешегә-җәннәт" ,-диде.

Корьән аебызның соңгы көннәрен тагын да күркәмлек белән үткәрик. Өсләребездәге вәҗиб булган һәр кеше башыннан бирелә торган фитра садакаларыбызны тиешле урыннарга тапшырыйк. Фәкыйрь, мескен, мохтаҗларны сөендерик, кардәшләрем.

28 июль көнне үтәчәк Рамазан гаете бәйрәме бөтен ил вә халыклар бәйрәме булсын.

Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга иман ныклыгы, тән сәламәтлеге бирсен. Ошбу сәгадәт булган Рамазан гаетләребезне шатлык, күркәмлек белән үткәрергә насыйп әйләсен.

Аксубай районы имам-мөхтәсибе

Равил хәзрәт ЗӨФӘРОВ.

28 июля көнне Аксубай районы мәчетендә узачак Рамазан гаете чараларының тәртибе: 4.00 -иртәнге намаз; 4.20-вәгазь сөйләү; 5.20 - Рамазан гаете намазы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев