Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара

Ай дәвамында мөселманнар бик матур ифтар мәҗлесләре үткәрделәр, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы суздылар. Рамазан - изгелекләр эшләү ае. Аксубай мәчетенең имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров әйтүенчә, мөселманнар өчен иң кадерле булган бу изге айда бик күп яхшы гамәлләр кылынган. Мохтаҗларга ризыклар тутырылган пакетлар өләшенә. Ай ахырында исә райондагы социаль учреждениеләргә- картлар...

Ай дәвамында мөселманнар бик матур ифтар мәҗлесләре үткәрделәр, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы суздылар.


Рамазан - изгелекләр эшләү ае. Аксубай мәчетенең имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров әйтүенчә, мөселманнар өчен иң кадерле булган бу изге айда бик күп яхшы гамәлләр кылынган. Мохтаҗларга ризыклар тутырылган пакетлар өләшенә. Ай ахырында исә райондагы социаль учреждениеләргә- картлар йорты, Федоровка интернат-йорты һәм балалар йортына фитр сәдакасы өләшенәчәк.
-Фитр сәдакасы Рамазан аенда гына бирелә, ул һәркем өчен фарыз. Әлеге шарт үтәлми торып, мөселман теләгән максатына барып ирешә алмый. Фитр сәдакасы тоткан уразаларның кабул булуы өчен генә бирелми, ә тирә-ягыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бәйрәм рухын тоемларга да ярдәм итә. Бу изге гамәлне ай дәвамында башкарып була, гает намазына чаклы биреп бетерергә кирәк,- ди имам-мөхтәсиб. - Изге гамәлләр моның белән генә чикләнми, без аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтәбез. Мөселман Диния нәзарәте каршында Зәкать фонды эшләп килә, анда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен акча юллап була. Район мөселманнары Казан шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә катнаштылар.

Фитр сәдакасының күләме -50 сум, зәкать түләүчеләр өчен- 330 сум. Авырып яисә башка сәбәпләр аркасында калдырылган бер көн ураза өчен150 сум фидия түләргә мөмкин. Әлеге сәдакаларның күләме пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһүссәлам хәдисләренә таянып, он, хөрмә һәм йөзем бәяләренә карап билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев