Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Профессорлар табибларны өйрәттеләр

Районара медицина фәнни-гамәли конференциядә иң киң таралган авыруларны диагностикалау һәм дәвалау проблемаларын тикшерделәр. Сиксән процент аксубайлылар организмында хеликобактер-пилори бактерияләре бар. Әлеге микроорганизмнар эчке органнарның лайлалы тышчасын зарарлаучы күпсанлы токсиннарның артуына китерә. Шуның нәтиҗәсендә ялкынсыну, гастрит, җәрәхәт барлыкка килә. Профессор, медицина фәннәре докторы Рөстәм Абдулханов ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте...

Районара медицина фәнни-гамәли конференциядә иң киң таралган авыруларны диагностикалау һәм дәвалау проблемаларын тикшерделәр.


Сиксән процент аксубайлылар организмында хеликобактер-пилори бактерияләре бар. Әлеге микроорганизмнар эчке органнарның лайлалы тышчасын зарарлаучы күпсанлы токсиннарның артуына китерә. Шуның нәтиҗәсендә ялкынсыну, гастрит, җәрәхәт барлыкка килә. Профессор, медицина фәннәре докторы Рөстәм Абдулханов ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның заманча алымнары турында сөйләде. Безнең табиблар һәм фельдшерлар Татарстан эндокринологлары белән бергә, барыннан да бигрәк, докторларга амбулатория практикасында еш очрашырга туры килгән эчке авыруларга кагылышлы актуаль проблемалар, аларны диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләрен тикшерделәр. Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы доцентлары һәм профессорлары Аксубайга лекцияләр курсы белән килделәр.

- Өч төр - йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм ашказаны-эчәк тракты авыруларын замана чире дип әйтергә була, - дип билгеләп үтте Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Ратмир Мустафаев. - Профессорлар безнең табиблар белән нәкъ менә шул юнәлештә эшләделәр дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев