Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Продюсер Тумановтан бүләк

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале продюсеры Дмитрий Туманов Хәсән Туфан музеена офорт такталар бүләк итте. Районда үткән фестивальнең бәйге программасы графигының тыгыз булуына карамастан, ул музей директоры Энҗе Туктарова белән очрашу мөмкинлеге тапты һәм аңа әтисе, күренекле график Александр Тумановның Хәсән Туфанның "Лирика" шигырьләр җыентыгына авторлык графюраларын тапшырды. Офорт - ул металлга (цинк...

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале продюсеры Дмитрий Туманов Хәсән Туфан музеена офорт такталар бүләк итте.

Районда үткән фестивальнең бәйге программасы графигының тыгыз булуына карамастан, ул музей директоры Энҗе Туктарова белән очрашу мөмкинлеге тапты һәм аңа әтисе, күренекле график Александр Тумановның Хәсән Туфанның "Лирика" шигырьләр җыентыгына авторлык графюраларын тапшырды.
Офорт - ул металлга (цинк яки бакыр пластинка) кислота белән ашатып ясалган басма формадагы гравюра. Металл пластинкадагы рәсем кәгазьдә басма рәсем булып чыга.
Өстәвенә аны тапшыру конкурс программасы арасындагы тәнәфестә, фотокамерадан тыш үтте.
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россиянең театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, М.Җәлил исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Дмитрий Туманов кыска гына итеп: "Әти тыйнак кеше иде, ул үзенә карата мактау сүзләре әйткәнне бер дә яратмады", - диде.
-Мондый кыйммәтле экспонатлар өчен чиксез рәхмәт, - дип сөйли музей директоры Энҗе Туктарова. -Гравировкада барысы да китаптагы рәсемнәрдән алынган. Элегрәк тапшырылган такталар һәм эскизлар да, яңалары да музейга Хәсән Туфан исеме бирелү турындагы сертификатлар белән янәшәдә лаеклы урын алдылар.-Әйтергә кирәк, Дмитрий Туманов музейга килеп, экспозицияләр белән шәхсән танышырга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев