Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Проблемаларны безгә хәл итәсе

Иске Тимошкино һәм Иске Ибрай авылларында чираттагы халык җыеннары булып узды. Иске һәм Яңа Тимошкино авылларында суүткәрү системасына капиталь ремонт ясау хәл ителәсе иң төп мәсьәләләр исемлегенә кертелде. Авыл халкын Ерепкино авылы белән Медянкага хәтле юл булмавы борчый. Авылның мәдәният йортлары да капиталь ремонтка мохтаҗ. Халыкны урамнарны яктырту проблемасы да...

Иске Тимошкино һәм Иске Ибрай авылларында чираттагы халык җыеннары булып узды.


Иске һәм Яңа Тимошкино авылларында суүткәрү системасына капиталь ремонт ясау хәл ителәсе иң төп мәсьәләләр исемлегенә кертелде. Авыл халкын Ерепкино авылы белән Медянкага хәтле юл булмавы борчый. Авылның мәдәният йортлары да капиталь ремонтка мохтаҗ. Халыкны урамнарны яктырту проблемасы да борчый. Мәктәп һәм балалар бакчаларын да яңартырга кирәк. Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр игътибар үзәгенә алынды, ә үз сорауларын бирергә өлгермәгәннәр теләкләрен кәгазьдә калдырдылар. Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов республика һәм районның киләчәккә планнары белән таныштырды. "Бик күп эшләр эшләнде. Хәзерге вакытта 30 программа буенча эш алып барыла. Монда балалар бакчасы һәм мәктәпләр төзү, фельдшерлык һәм ветеринария пунктлары ачу, чиста су белән тәэмин итү, - дип әйтте Камил Гилманов. - Киләчәктә дә бу программалар буенча эш алып барачакбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев