Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Проблемаларны бергәләп хәл итеп була

Районда "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең праймеризы дәвам итә. Бу көннәрдә ул Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә үтте. Бу район үзәгеннән ерак урнашкан муниципалитетлар арасында иң зур территорияле (11879 гектар) җирлек. Анда меңгә якын кеше яши. Әлеге җирлектәге праймеризны партия төбәк бүлегенең башкарма комитет вәкиле Эльвира Дюкина күзәтте. Барлыгы 40...

Районда "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең праймеризы дәвам итә.



Бу көннәрдә ул Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә үтте. Бу район үзәгеннән ерак урнашкан муниципалитетлар арасында иң зур территорияле (11879 гектар) җирлек. Анда меңгә якын кеше яши.


Әлеге җирлектәге праймеризны партия төбәк бүлегенең башкарма комитет вәкиле Эльвира Дюкина күзәтте.


Барлыгы 40 сайлаучы билгеләнде, шуларның 50 проценты - "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, 50 проценты - ветераннар советы, Яшь гвардия, "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре.


Праймеризга җиде мандатка тугыз кандидат тәкъдим ителде.


Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина эшләнгән эшләр һәм билгеләнгән максатлар турында сөйләде.


-Узган елда гына ике мәктәпкә капиталь һәм косметик ремонт ясалды, Түбән Татар Майнасы авылында заманча мәктәп төзелде, - дип билгеләп үтте Энҗе Мидхәт кызы. - Дүрт торак пунктта ФАПлар ремонтланган. Ике авылда фельдшерлар булмау кискен мәсьәлә булып кала бирә.


Яңа Татар Адәмсуында клуб ремонтланган. Такталыда урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән.


- Иске Татар Адәмсуы авылының үзәк урамында юл һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре кискен кала бирә, - дип ассызыклады Энҗе Хөснуллина. - Аларны чишү өчен без үзара салым кертү буенча референдум үткәрдек. Халыкның күбесе ризалык белдереп, 200 әр сум акча җыйдык. Әлеге средство юлларга вак таш җәюгә китәчәк.


Шулай ук кандидатлар Флүн Зәйнуллин, Рафик Насыйров, Фәндәс Гафиятуллин һәм Равилә Таһирова чыгыш ясады.
Алар да шулай ук төзекләндерү мәсьәләләренә кагылдылар.


- Авыл китапханәсе 30 ел ремонт күрмәгән, - дип зур дулкынлану белән чыгыш ясады Равилә Таһирова. - Клубта елның теләсә кайсы вакытында салкын. Без бик тә клуб, китапханә һәм почтаны үз эченә алган күпфункцияле үзәк турында хыялланабыз.


Кандидатлар чыгыш ясаганнан соң, яшерен тавыш бирүләр булды. Сайлау комиссиясе тавышларны санады. Эчке партия сайлаулары үтте дип кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев