Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Призлы 13 урын – аксубайлыларда

Аксубайда оештырылган "Таткоммунэнерго" ААҖ РПО кубогына самбо буенча традицион турнирга Татарстанның унбиш районыннан, Самара өлкәсе һәм Чуашстаннан спортчылар килде. "Яшьлек" спорт комплексында VI турнирда иң көчле самбочы статусын алуга 1999-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Безнең районны тренерлар Александр Скворцов һәм Җәмил Сәйфуллин тәрбияләгән утыз самбочы тәкъдим итте....

Аксубайда оештырылган "Таткоммунэнерго" ААҖ РПО кубогына самбо буенча традицион турнирга Татарстанның унбиш районыннан, Самара өлкәсе һәм Чуашстаннан спортчылар килде.


"Яшьлек" спорт комплексында VI турнирда иң көчле самбочы статусын алуга 1999-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Безнең районны тренерлар Александр Скворцов һәм Җәмил Сәйфуллин тәрбияләгән утыз самбочы тәкъдим итте.

Турнирны ачып, район башлыгы Камил Гилманов, бүген Татарстанда спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте.

-Күпчелек төбәк, республика ярышларының безнең районда үтүе куанычлы. "Таткоммунэнерго" җитәкчелегенә ярышларны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез. Без спортчыларыбыз белән горурланабыз. Спортның әлеге төрендә үз чемпионнарыбыз да бар, ә бүген иң көчле спортчылар җиңү яуласын, - дип әйтте Камил Гилманов.

Турнирда катнашучыларны Татарстанда самбо федерациясе башкарма директоры Альберт Вәлиуллов, Татарстанның Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының "Идел" яшьләр үзәге дәүләт автономия учреждениесе директоры Рамил Минеголов, ТКХ КПП җитәкчесе Игорь Шугаев сәламләде.

Мавыктыргыч көч сынашу берьюлы өч келәмдә барды. Самбо - ул көндәшлеккә генә түгел, ә инде имгәнүләргә дә урын булган спорт төре. Тик балаларның җиңүгә, югары нәтиҗәләргә ирешү теләге, спорт рухы, ярышларның кызганнан-кыза баруы күңелләрне күтәрде. Шимбә ял көне булуга карамастан, спорт комплексына килүчеләр вакытны бушка үткәрмәделәр - кызыл һәм зәңгәр төстәге кимоно кигән егетләр һәм кызлар үзләренең ни дәрәҗәдә җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр.

Самбо буенча VI Төбәкара турнир ярышлары бюджеты 200 мең сумнан артык тәшкил итте, шул сумманың йөз меңнән артыгы - бүләкләү фонды. Беренче урын өчен - өч мең сум, икенче урын өчен - ике мең сум, өченче урын өчен 750 сум премия бирелде. Шулай ук иң кискен ыргылыш, җиңүгә омтылыш өчен дә акчалата бүләк каралды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Камил Гилманов һәм "Таткоммунэнерго" ААҖ РПО генераль директоры урынбасары Фаил Шәрәфетдинов тапшырды.

-Шунысы сөенечле, ярышларда катнашучылар географиясе колач җәя, ә самбо белән мавыгучылар арта, - дип шәрехләде Фаил Шәрәфетдинов. - Бүген сез көчле рухлы булуыгызны күрсәттегез, ә бу сезгә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.

Сүз уңаенда, призлы 13 урынны, шул исәптән беренче дүрт урынны аксубайлылар яулады.

Үз авырлык категорияләрендә беренче урынны Михаил Горожанкин, Ильвира Салахова, Ольга Шугаева, Сергей Овчинников яулады. Икенче урында - Даниль Галиуллин, Владимир Анисимов, өченчедә - Илсаф Сәйфуллин, Никита Анисимов, Руслан Садыйков, Айрат Сафиуллин, Илназ Хамәтганиев, Станислав Гаврилов, Станислав Чернышов.

Гомумкоманда зачетында аксубайлылар дүртенче тапкыр беренче урынны яуладылар, чистайлылар - икенче, спаслылар өченче урында. Һәр җиңүче ярышларны оештыручылардан һәм иганәчеләрдән кубок, медаль һәм акчалата премия алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев