Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Призлар уйнатылды

Шимбә көнне Яшьләр үзәгендә район газетасы призына шахмат турниры үтте. Районның шахмат яратучылары үзләренең исемнәрен район тарихына язып калдыру өчен аклы-каралы такта артында ике дистә елга якын көч сынаштылар. Иске Савруштан оста шахматчыларның берсе Михаил Водышев барлык турнирларда да катнашты диярлек. Ул ярышларда берничә тапкыр җиңү яулады. Быел ул мәктәптә...

Шимбә көнне Яшьләр үзәгендә район газетасы призына шахмат турниры үтте.


Районның шахмат яратучылары үзләренең исемнәрен район тарихына язып калдыру өчен аклы-каралы такта артында ике дистә елга якын көч сынаштылар. Иске Савруштан оста шахматчыларның берсе Михаил Водышев барлык турнирларда да катнашты диярлек. Ул ярышларда берничә тапкыр җиңү яулады. Быел ул мәктәптә белем алганда ук газета призы өчен ярышкан яшь шахматчы савелий Купцовка юл бирде. Бүген ул оста уенчы буларак ир-атлар арасында беренче урынны алды.
Яшүсмерләр арасында Иске Кармәттән Игорь Белов һәм Данил Михайлов беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлештеләр. Ә аларның авылдашлары Диләрә Латыйпова белән Юля Муртазина гүзәл затлар арасындагы шахмат турнирында аерылып тордылар. Беренчесе - ярышларда җиңү яулады, ә икенчесе өченче урынны алды.
Турнирның барлык призерлары да редакция исеменнән Грамоталар һәм башкарма комитетның яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр район газетасына ярты еллык подписка алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев