Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Призерлар өчлегендә

Алексеевск районында баскетболның 50 еллыгына багышланган баскетбол буенча республика турниры Аксубай спортчылары өчен уңышлы үтте. Алексеевскида әлеге спорт төренә зур игътибар бирелә, бу район баскетболчылары аксубайлылар пәйда булган мизгелгә кадәр республикада һәрвакыт алдынгы урыннарны яуладылар. 1999-2000 елларда туган малайлар командасына уңыш елмайды. Яшь баскетболчылар-3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары Дамир...

Алексеевск районында баскетболның 50 еллыгына багышланган баскетбол буенча республика турниры Аксубай спортчылары өчен уңышлы үтте.


Алексеевскида әлеге спорт төренә зур игътибар бирелә, бу район баскетболчылары аксубайлылар пәйда булган мизгелгә кадәр республикада һәрвакыт алдынгы урыннарны яуладылар.
1999-2000 елларда туган малайлар командасына уңыш елмайды. Яшь баскетболчылар-3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары Дамир Мөхетдинов, Владимир Куштуков, Иван Ковряков, Сергей Зобов, Сергей Овчинников, Данил Алексеев, Камил Рафиков, Максим Золин, Владислав Еремеев, Артем Ильин һәм Олег Богданов җиңүгә ирешү өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Нәтиҗәдә өченче урынны алдылар. Алдагы ярышлар да шулай ук 1998 елда туган Аксубайның яшь спортчылары файдасына тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев