Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президенттан машина

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мәдәният елына йомгак ясап, узган атнада соңгы коллегиясен уздырды. Район газетасы битләрендә без ел дәвамында Аксубай районының әлеге өлкәдә яуланган үрләре, уңышлары, җиңүләре, грантлары һәм проектлары белән һәрдаим таныштырып бардык. Коллегиядә безнең мәдәни эшчәнлекне Мәдәният министрлыгы да, Татарстан хөкүмәте дә билгеләп үтте. Тантаналы өлештән соң Татарстанның...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мәдәният елына йомгак ясап, узган атнада соңгы коллегиясен уздырды.

Район газетасы битләрендә без ел дәвамында Аксубай районының әлеге өлкәдә яуланган үрләре, уңышлары, җиңүләре, грантлары һәм проектлары белән һәрдаим таныштырып бардык. Коллегиядә безнең мәдәни эшчәнлекне Мәдәният министрлыгы да, Татарстан хөкүмәте дә билгеләп үтте. Тантаналы өлештән соң Татарстанның иң яхшы учреждениеләренә автомобильләр тапшырылды. Алар арасында аксубайлылар да бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай районының мәдәният бүлегенә Lada Largus автомобиле ачкычы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев